![]() 21 сентябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Эльвира Мулланур кызы Хәйретдинованың туган көне. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә!!! Туган көнең белән тәбрик итәбез, Сәламәтлек теләп иң элек! Һәрбер көнең үтсен бәхет белән, Яшә шатлыкларга төренеп! Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, Күңелләрдә булган саф хисләр! Озын гомер! Якты матур тормыш! Безнең сиңа әйтер теләкләр! |
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы | 21.09.2017 |