![]() 26 июль көнне Татарстанның халык артисты - РӨСТӘМ ХАН улы МУЛЛИНның юбилее. Хөрмәтле Рөстәм Ханович! Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне 70 яшьлек юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез! Иртә таңда чыккан кояш Көндә сиңа бәхет китерсен. Матур булсын синең тормыш юлың, Кайгы җиле бер дә төшмәсен. Юбилееңда изге, матур хисләр Күңелеңдә калсын уелып. Тәбриклибез чын күңелдән Барыбыз да бергә кушылып. |
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы | 25.07.2017 |