![]() Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Чулпан Бәдретдинова һәм “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров Яр Чаллы шәһәренең “Күңел” радиосында турыдан – туры эфирда радио тыңлаучылар белән аралашты.Кич С.Садыйкова исемендәге концертлар залында “А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе уйналу уңаеннан сүз күбрәк шул турыда барды.Артистлар үзләренең театрга килү тарихы, рольләре, режиссерлар хакында сөйләде, шалтыратучыларга җавап бирде. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 18.04.2017 |