Яңалыклар

Минзәлә театры кебек булыгыз!

//Гөлинә
ГЫЙМАДОВА//

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының үз кануннары бар. Әйтик, инвесторлар кулы белән болай да таланган, җәберләнгән авыл халкының күңелен сәнгать әсәрләре белән юату, өлкәннәрне, мәктәп укучыларын спектакльләргә бушлай кертү һәм башкалар. Игелекле эш җирдә ятмый. Алар “Ел иганәчесе – 2012” бәйгесендә диплом белән бүләкләнде.

Минзәлә артистлары ел әйләнә юлда. Бу табигый да. 16 меңлек шәһәр тамашачысының ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен әллә ни күп спектакль кирәкми. Шуңа күрә ел буе куелган 200 спектакльнең 180е читтә уйналган. Моңа өстәп яңаларын әзерлисе. Аз, әмма берәгәйле спектакльләре исә тамашачыны гына түгел, төрле фестивальләрдә жюрины да тетрәндерде. Шундыйлардан Мәхмүт Галәү әсәре буенча куелган “Мөһаҗирләр” (реж. Ренат Әюпов), Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Мулла (реж. Дамир Сәмирханов), Гаяз Исхакый әсәре буенче куелган, балалар өчен тәгаенләнгән “Сөннәтче бабай” (реж. Дамир Сәмерханов) әсәрләрен атап була.
15-17 апрельдә К.Тинчурин театрында минзәләлеләр “Ташкын” (Түнҗәр Җуҗеноглу), “Бер яшьлектә, бер картлыкта” (Әхәт Гаффар), “Мулла” (Туфан Миңнуллин), “Сөннәтче бабай” (Гаяз Исхакый) спектакльләрен күрсәтәчәк. Казанга “Мулла”ны алар инде өченче мәртәбә алып килә. М.Гафури исемендәге башкорт театрыннан соң икенче булып шушы әсәрне сәхнәләштереп, алар Мәскәү, Санкт-Петербург тәнкыйтьчеләреннән уңай бәя алган иде. Аз сүзле мулла образын ихлас уены белән Нур Хөсәенов ача алды. Ә кайбер театрлар бу образны тамашачыга җиткерерлек итеп тәкъдим итә алмаган иде. Шунысы кызык: Нур бүген сәхнәдә тү¬гел, тормышта мулла хезмәтен үти. Дин юлын сайлаган артист театрдан киткән һәм бер авылда имам-хатыйб булып тора.
Спектакльнең режиссеры Дамир Сәмирханов әйтүенчә, “Мулла” элеккеге куелышыннан шактый аерыла. Бе¬ренчедән, хәзер мулла ролен яшь артист, “Тантана” премиясе лауреаты Ильяс Закиров башкара. Икенчедән, режиссер ни өчен дин әһелләре арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга, җәйге шартлауларның сәбәбе нидә дигән сорауларга җавап бирердәй күренеш керткән.
Төрекчәдән тәрҗемә ителгән “Ташкын”, “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивалендә ялтырап алган иде инде. Ниһаять, аны киң катлау тамашачы карый алачак. Спектакльдә вакыйгалар чыннан да киеренке рухта бара. Режиссер аны шундый итеп биргән ки, залдагылар да үзләрен чоңгылда калгандай хис итә. Хикмәт шунда: вакыйга таулар белән әйләндереп алынган авылда бара. Авыл халкы тугыз ай буе шыпырт кына сөйләшә, көлү, уен-көлкене бөтенләй оныта. Чөнки кечкенә генә аваз да кар ташкынына сәбәпче булып халыкны харап итә ала. Нәкъ шул вакытта яшь хатынның тулгагы башлана. Аксакаллар авылны саклап калу йөзеннән хатынны үтерергә карар кыла. Яшь ирнең сүзләре исә аксакалларны бу фикерләреннән кире кайтырга мәҗбүр итә. Бала дөньяга килә, аның авазы таудан-тауга килеп бәрелә...
Минзәләлеләрнең тагын бер игелекле эше бар. Алар онытыла язган әсәрләргә икенче сулыш бирәләр. “Бер яшьлектә, бер картлыкта” спектакле шундый. Театрның директоры Роберт Шәймәр¬данов әйтүенчә, заманында бу әсәр бик популяр булган. Спектакльгә музыканы Сара Садыйкова иҗат иткән. Аны гастрольләрдә дә тамашачы сагынып искә ала торган була. Һәм менә ничә елдан соң ул кабат сәхнәдә. Бу юлы аны Дамир Сәмирханов сәхнәләштерә.
Минзәлә театрының тагын бер үзенчәлеген әйтик әле. Монда артистларның күпчелеген яшь артистлар тәшкил итә. Алай гына да түгел, яшьләрнең күпчелеге җырчы артистлар. Менә шуңа күрә алар музыкаль әсәрләргә курыкмыйча алыналар да инде.
Без сәнгатькә игътибар юк, театрларда акча аз дип уфтанырга яратабыз. Ә менә минзәләлеләргә уфтану, зарлану, кул кушырып яту ят нәрсә. Алар ниндидер декорация ясарга яки башка эшкә алынырга ниятләгән, ә итәк чабуыннан акчасызлык тота икән, һич югы металлолом җыеп тапшыралар һәм эшләрен очлап та чыгалар. Театр каршындагы бик матур фонтан әнә шулай, металлолом җыйганнан кергән акчага ясалган. Заманында Сара Садыйкова шаяртып: “Минзәлә театры булмагыз”, – дип кисәтергә яраткан. Бүген, Минзәлә театры кебек булыгыз, дияргә вакыт җитте.

 

--- | 23.04.2013
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру