![]() С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы 8 һәм 15 апрель көннәрендә үзләренә беркетелгән К.Маркс һәм М. Җәлил урамнарын, “Театральный” скверын җыештыру буенча өмәләр үткәрде. Безнең театр бу көннәрдә шау-гөр килеп торды. Һәркем тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде. Кардан ачылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалап, себереп чүпләрдән арындырдык. Барысына да өлгереп бетә алмасак та күп эш башкарылды, ә алда әле безне тагын өмәләр көтә... |
--- | 17.04.2017 |