![]() Язны, ай – һай, озак көттек шул. Ниһаятъ, кояш яктырак елмая, әкренләп карлар азая бара. Күңелләр җилкенгән шушы матур көннәрнең берсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының оста куллары – декораторлар Рәсүл Авзалов белән Фердинас Бәдриевларның сыерчык оялары ясап куйдылар – ишек алдындагы агачларга, склад түбәсенә элеп тә куйдылар. Берсеннән – берсе матур сигез сыерчык оясы ясадылар егетләр. Инде үзебезнең кошларыбызны көтәсе генә калды. Рәхим итегез, сез дә театрның зур гаиләсе әгъзалары булырсыз, кошкайлар! |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 07.04.2017 |