![]() Дөресен әйткәндә биш көнлек булырга тиеш иде, Сарман халык театры килә алмау сәбәпле, жюри аларга барып спектакльләрен карады, шулай да Минзәлә сәхнәсендә дүрт көн барган үзешчәннәр чыгышын 700 тамашачы карады. Беренче көн кунаклары – Актаныш районы Иске Кормаш авылы халык театры М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясенә тәвәккәлләп алынган. Жюри рәисе, драматург,режиссер Гафур Каюмов әйткәнчә, Мостай Кәрим иҗаты Шекспир иҗаты белән аһәңдәш, әсәрләре зур югарылыкта, катлам- катлам мәгънәгә ия,темасы һәр заманда актуаль.Шуңа күрә, кыюлыгы җитеп мондый күләмле әсәргә алынган режиссер ТРның атказанган артисты Нур Хөсәеновның да, үзешчән артистларның хезмәте дә мактауга лаек. Тамашачы Дивана ролен башкарган Рәмзил Шәяхмәтовның уенын йотылып кабул итте. Шәфәкъ образында Диләфрүз Газизова күңелгә ятышлы. Өч аксакал – Хамис Фаррахов, Ильяс Шәмсиев, Флорит Тимировлар уңышлы. Әсәрнең төп герое Тәңкәбикә ролен башкарган Рания Лотфуллинага бераз көч өстисе иде, диде жюри әгъзасы, ТРның халык артисты Рәзилә Муллина. Мөслим районы Метрәй авылы халык театры шулай ук көчле әсәр – Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” драмасын алып килгән. Җитәкчеләре һәм режиссеры Синара Яббарова Ана ролен искиткеч башкарды- ягымлы да, самими дә – тамашачының күзенә яшьләр китерде.Рәйхан ролендә кечкенә кыз Әлфинә Шайгарданова өчен сөенеп утырдык. Коллектив зур – һәр катнашучы үз бурычын аңлап уйный. Актаныш районың Киров авылы халык театры безнең тамашачыга яхшы таныш.Узган елгы белән чагыштырганда, профессиональлек буенча тагын бер башка үсеп килгән кировлылыр.Героинялары һәм, бәхәссез, лидерлары Алсу Хуҗина Хәмдия ролендә үтә килешле, җанлы. Шаһтимер ролендә Рөстәм Ганиев, Җиһан ролендә Зәмзәмия Миргалимова аерылып торалар. Ә Сәлим морза! Һай, афәрин , Фәнил Гарипов! Бакый ролендә Айзат Галин, күмәк күренешләрдәге егет – кызлар – һәммәсе тулы, бөтен ансамбль. Рәхмәт, кировлылар. Сарманда без тагын бер М.Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен карадык. Әлбәттә, кормашлылар болай иде, сарманлылар тегеләй, дип чагыштыру урынсыз.Режиссерлары Алина Галиева яшь белгеч, үзе үк Зөбәрҗәт ролен башкара – бик килешле. Акъегет ролендә энесе Алмаз Галиев шулай ук сәхнә законнарын белеп уйный.Тәңкәбикә образын Сәмәрә Хәйруллина үзенчә ачкан.Минзәлә сәхнәсендә әсәр тагын да көчлерәк яңгырар иде, киләсе елга үзебездә көтеп калабыз, дидек аларга. Барлык чыгыш ясаган коллективларга жюри рәисе Гафур Каюмов: “Гран –приларга кызыкмагыз,мин барыгызга да ярдәм итү ягында. Һәр халык театры зур хезмәт куйган, барыгызга да зу рәхмәт”,- диде. Үзебезнең Минзәлә үзешчәннәре чыгышы турында Р.М.Муллина язмасы тәкъдим ителә. |
Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире | 03.04.2017 |