![]() 27 март – Халыкара театр көнендә , быел җиденче тапкыр Казанда, республика театрларының узган иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча “Танатана” театраль премияләрен тапшыру булды. Зур бәйрәм безнең театрга зур җиңүләр дә алып килде: Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенә нигезләнеп А.Сәхәбетдинов инсценировкалаган һәм сәхнәгә куйган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле “Елның иң яхшы балалар спектакле” номинациясендә җиңеп чыкты. Шунысы игтибарга лаек, әлеге номинация быел беренче тапкыр бирелә, әлеге премияне алу – икеләтә җиңү, дигән сүз. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 28.03.2017 |