![]() 23 гыйнварда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты ШӘЙМӘРДАНОВ РОБЕРТ ШӘЙХЕЛ УЛЫНЫҢ туган көне. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы исеменнән Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы тормышыгызда туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез озын булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, куанып яшәгез! Туган көнегез белән тәбрик итәбез, Сәламәтлек теләп иң элек! Һәрбер көнегез үтсен бәхет белән, Яшәгез шатлыкларга төренеп! Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, Күңелләрдә булган саф хисләр! Озын гомер! Якты матур тормыш! Безнең Сезгә әйтер теләкләр! |
Иң изге теләкләр белән С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы | 23.01.2017 |