Яңалыклар

Сагындырган икән “Сөннәтче бабай”

Гаяз Исхакый әсәре буенча 2004 елда сәхнәгә куелган “Сөннәтче бабай” моңсу комедиясенең язмышы бәхетле булды. Төрле фестивальләрдә, зур гастрольләрдә катнашты ул - Төркиядә, Мәскәү, Казан, Башкортостан республикасында, Кырымда, Удмуртиядә һәм башка регионнарда тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Тәрбияви , милли гореф – гадәтләребезне чагылдырган “Сөннәтче бабай” мәктәп укучылары, студентлар өчен дә күп тапкырлар уйналды. Бераз паузадан соң, быелгы җәйге яллар бетүгә “Сөннәтче бабай” республикабызның район үзәкләрендә гастрольләрдә йөрде. Һәм үзенең сагынып көтеп алынганлыгын тагын бер кат раслады. Баулы район үзәге артистларыбызны чәчәкләргә күмде – һәр хатын – кыз артисткага бишәр розадан торган букетлар өләштеләр. Ютазы районы Кәрәкәшле авылында бер төркем яшьләр тын да алмыйча карап, спектакльдән соң “Малайны уйнаган артистны күрсәтегез әле”-, дип керделәр. Зилия Хөсәенова башкаруындагы Малай роле нык тәэсир калдырган, күрәсең. “Сөннәтче бабай”да сәхнә миләш агачлары белән әйләндереп алынган, миләшнең куе кызгылт – сары төстәге җимешләре йөрәккә көрлек хисе биреп, мәрҗәннәрдәй ялтырый, үзләренә җәлеп итә, күңелдә сагыш, моңсулык тойгысы уята, кешенең иң газиз эчке сер – кичерешләренең шаһитыдай, аның йөрәк тибешенә тәэсир итә.”- дип язды театр тәнкыйтьчесе Дания Гыймранова. Актаныш, Сарман, Җәлил эшчеләр поселогы, Мөслим, Алабуга, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә тамашачысы сүзнең яхшы мәгънәсендә әйткәндә елап та күрсәтте мәгәр. Сөннәтче бабай ның( Хафиз Хамматуллин) хатыны Гөлйөземне (Эльмира Гәрәева) юксынуы, икенче хатыны Фахирәнең( Венера Нигъмәтуллина) 70 мең мөселманны сөннәткә утырткан чиста пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күреп өнсез калуы, күңеле телгәләнгән Сөннәтче бабайның алмашы – Мифтах исемле малайның (Зилия Хөсәенова) сөннәт пәкесен кабул итеп калуы югары поэтик жанрда тасвирлана. “13 ел уйналган әсәрдә штампка китмәдегезме?”- дип сорый Алабуга мәдәният көллиятенең сәхнә теле буенча укытучысы Н.Б.Низамова.Алабуга техниклар йортында аеруча тырышып уйнадылар артистлар, күбесе биредә укып чыккан, укытучылар каршында имтихан тоткан кебек тоясың үзеңне. ТРның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева исә: “Монда берничек тә артыгын да, кимен дә уйнап булмый, без “Сөннәтче бабай”дан һаман илһам алып, рәхәтләнеп, кабат – кабат әлеге тарихны бер җыр итеп сөйләп бирәбез”- ди. Бәлкем әсәрнең төп уңышы да шушы өчлекнең – Х.Хамматуллин, В.Нигъмәтуллина,Э.Гәрәеваның икенче дистә ел алмашсыз уйнавындадыр. Режиссер Ренат Әюпов, композитор Юрий Чаплин, рәссам Рания Хәйруллина, балетмейстер Гөлфәния Шәймәрдановалар әсәргә нәкъ тәңгәл килгән алымнарны тапканнар.Инде унөч ел элек чыккан “Сөннәтче бабай” заманча яңгырый икән, бу –коллективның бөтенлеген, дөрес юлда икәнлеген күрсәтә.Спектакльнең тирән мәгънәсен халык бик яхшы аңлый, алай гына да түгел, ул аңа зар .Тамашачының күңелен чистартып аккан күз яшьләре шул хакта сөйли.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 10.09.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру