Яңалыклар

Асыл зат

“Бөтен артистлар хыялланган рольләрне уйнарга туры килде миңа. Режиссерлар дистә еллар героиняларны ышанып миңа тапшырдылар. Яратып эшләвем дә шуның өчендер. Янәшәмдә яраткан ирем, балаларым бар. Театрда кирәклегеңне тою үзе зур бәхет ул”- дип сүзен башлый С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С .Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина.

      Театрның гына түгел, Минзәлә төбәгенең горурлыгы, зур шәхесе ул. Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы кызы бүген шактый саллы юбилеен каршылый. Ниндидер купшы, төче сүзләргә мохтаҗ кеше түгел ул – олысы,кечесенә ягымлы, шул ук вакыттатуры сүзле. Кемдер әйткән туры сүзне кабул итеп булмаса, Рәзилә Мирхәтовнадан аны дөрес, кирәкле киңәш итеп ишетәсең. Бүген эшкә кергән яшьләр дә, тәҗрибә туплаган урта буын да – без һәммәбез аның янына җыелабыз, бергәләп сөйләшәбез.Бу безнең гадәткә кергән һәм бүтәнчә булырга мөмкин түгел кебек.

    Алабуга мәдәният – агарту училищесын тәмамлап, өч ел Мамадыш мәдәният йортында каршындагы халык театрында режиссер булып эшли Рәзилә ханым. 1979 елда Минзәлә театрына кайта. Р.Хәмиднең “Язмышлар хәл ителгәндә” әсәрендә аксак кыз Ирада роле тамашачыны чын мәгънәсендә тетрәндерә. Алдагы иҗат юлында берсеннән- берсе гүзәл образлар – К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Мәйсәрә, А.Гыйләҗевның “Өч аршын җир”ендә Шәмсегаян, Н.Гогольнең “Өйләнү”ендә Агафья Тихоновна, Э де Филиппоның “Филумена Мартурано”сында Филумена Мартурано һәм башкалар. Тышкы матурлыгы эчке матурлыгы белән тәңгәл килгән артисткага гына насыйп рольләр бу. Һәр образга җитди караган артистканың эшчәнлеге сәхнә белән генә чикләнми. Энергиясе, фантазиясе ташып торучы Рәзилә ханым шәһәр, районның мәдәни тормышында да актив катнаша – сценарийлар яза, киңәшләрен бирә.Минзәләнең татар гимназиясе инде дистә еллар Р.Муллинаның канаты астында тәрбияле, зыялы укучы балалар тәрбияли. Авылларда эшләп килүче халык театрларын да кире какмый, гомумән, Рәзилә Муллина барысына да өлгерә һәм эшен җиренә җиткереп башкара торган чын татар хатын – кызы. Аның беркайчан да зарланганын, уфтанганын ишетмәссең. “Эшләп күңелемә сихәт, ял табам”,-ди ул.

     Режиссерлар Мулланур Мостафин, Дамир Сираҗиев, Линар Садриев, Фаил Ибраһимов, Әхтәм Зарипов, Ренат Әюпов, Булат Бәдриев, Дамир Сәмерханов һәрберсе артистка иҗатында үз урынын били. Соңгы елларның уңышлы рольләреннән Р. Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр”ендә Халидә,Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше”ндә Настасья Петровна, К.Мәргәннең “Шомбай”ында туйга килгән хатын- кыз образлары Рәзилә Муллинага өлкәнрәк буын вәкилләрен сәхнәдә үзенчә ачарга мөмкинлек бирде.

    Кызганыч ки, бүгенге матур юбилей көнен әнисе Фәгыйлә апа белән әтисе Мирхәт абый күрә алмады. Мирхәт абый моннан тугыз ел элек, Фәгыйлә апа исә ике ай элек кенә бакый дөньяга күчтеләр.Туганлык хисләре , әти – әнигә хөрмәт белән карау үрнәге ул Рәзилә ханым. Үзләренең өч улларын да шулай миһербанлы, акыллы итеп үстерделәр. Ире Татарстанның халык артисты Рөстәм абый Муллинны яратып, хөрмәтләп яши белә.Тормыш юлларында зур сынаулар кичкән, аларны дөрес итеп чишә алган матур пар алар. Авылдагы төп нигезнең хуҗабикәсе бүген Рәзилә апа. Татар Мөшегесе халкы сүзгә бик үткен, юмор хисле, киң күңелле. Алар “Үзебезнеке бит, үзебезнең Рәзилә”,- дип җан атып торалар. Бигрәк уңган шул Рәзиләләре! Бакчасы тулы мул уңыш, гөл- чәчәкләр шаулап утыра. Бер йомышы булмаса да хозурланырга дип тә агыла аның янына авыл кешесе.Үзара мөнәсәбәтләре шулкадәр самими, якын аларның. Бүгенге көнгә кадәр классташлары белән якын аралаша, гел хәл-әхвәлләрен белешеп торалар. 20 ел, 30 ел, инде 40 ел элек тәмамлаганнар икән мәктәпне. Дуслыкка хыянәт итми торган,киң йөрәкле Рәзилә ханымның кадерен беләләр дуслары. Театр коллективында да гел игътибар иткәнем бар – кешенең яхшы ягын күрә белә һәм аны кычкырып әйтә ала ул. Һәркемнең дә моңа күңеле җитми. Театр сабантуйларында, авыл сабантуйларында армреслинг ярышларында гел беренче урыннарны алуга күнегеп кенә беткәч, сәламәтлегем начар дип соңгы вакытларда катнашмый башлады. Миңа калса, бу башкаларга юл бирер өчен матур бер хәйлә генә, киң күңеллелекнең бер мисалы.

    Бүгенге көндә Минзәлә театрына бик кирәкле өлкән коллегабыз – Рәзилә ханым Муллинаны күркәм юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз. Саулык – сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телибез! Шөкер, моңа Сезнең дәртегез дә, дәрманыгыз да ташып тора!

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 06.09.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру