Иҗатка чумдык
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы җәйге яллардан эшкә чыкты һәм театрның 80 еллыгы уңаеннан махсус куелырга планлаштырылган К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасына репетицияләрне башлады.Әлеге пьеса моңарчы бер театрда да куелмаган. Вакыйга иске Шәрык шәһәрендә бара. Каракүз исә – ярлы, ләкин бик чая рьҗырчы, биюче кыз исеме. Әсәрне сәхнәгә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев куя. Композиторы Эльмира Галимова. Спектакльдә театрның иҗат труппасы тулаем катнаша |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 18.08.2016 |