Яңалыклар

Яңа клубта беренче спектакль

25 июнь көне Тупач авылында яшәүчеләрнең күбесе өчен гомерлек матур хатирә булып калыр, мөгаен. Чөнки бу көнне әле күптән түгел генә ачылган өр-яңа иҗтимагый үзәктә беренче зур мәдәни чара узды. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары авыл халкына «Кирәкле кишер яфрагы» сатирик комедиясен уйнап күрсәттеләр.

Пьесаның авторы драматург Равил Сабырның Тупачта туган булуын да искә алсак, авыл халкының спектакльне карарга клуб залын тутырып килүе дә бер дә гаҗәп түгел. Авторның яшьтән үткен телле журналист икәнен газета укучылар яхшы белә, сәхнә әсәре язып та авылдашыбыз үз принципларыннан тайпылмаган. Комедия үзәгендә — артта сөйрәлүче хуҗалык җитәкчеләре. Автор да, артистлар да аларның комсызлык, дорфалык, тәрбиясезлек кебек тискәре якларыннан ачы итеп көләләр.

Сюжет буенча, районның главасы бу хәлләргә тыныч кына карап тора алмый, хуҗалыкның рәисен эшеннән азат итәргә уйлый. «Син бит бу урынга үз файдаңны карау өчен, патшалык итәр өчен куелмаган! Син бу урынга, онытсаң, исеңә төшерәм, халыкка хезмәт итәр өчен куелган!» – дип сүгә глава «персидәтелне». Бу сүзләрне халык кул чабулар белән каршы алды. Спектакль тәмамлангач та, тамашачылар артистларны һәм режиссер Дамир Самерхановны овацияләргә күмеп рәхмәт белдерделәр.

Билгеле булганча, Тупачта иҗтимагый үзәк төзелүдә ТР Дәүләт Советы депутаты, ЗАО «Яран-ойл» директорлар Советы рәисе Ирек Салиховның өлеше зур булды. (Ул инде менә, комедия героеннан аермалы буларак, киресенчә бик уңган һәм булган җитәкче!) Аның әтисе Фәрит әфәнде шулай ук сәхнәгә менеп матур спектакль күрсәткәннәре өчен артистларга, аларны яратып клубка килгән авыл халкына зур рәхмәтләрен белдерде, улының алга таба да Тупач авылы үссен өчен тырышачагын вәгъдә итте. Яңа эш урыннары булдыру, юллар салу турында барды сүз. Ахырда Фәрит әфәнде ураза тотучыларны тиздән булачак ифтар мәҗлесенә чакырды.

Лилия Миннеханова, китапханәче

www.menzela.ru сайтыннан | 28.06.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру