![]() С Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең чираттагы иҗади сезонын данлыклы артистларыбыз Әхмәдиша һәм Җиһангир Җиһаншиннарның туган авылы Тупачта , яңа мәдәният йортында , Равил Сабырның “Кирәкле кишер яфрагы” комедиясе белән япты. Яңа мәдәният йорты бинасын төзеткән “БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов һәм аның тормыш иптәше, Тупач авылында туып үскән Нурия ханым Салиховалар спектакльне рәхәтләнеп карап артистларыбызга чәчәкләр, чәк –чәк бүләк иттеләр, матур теләкләрен җиткерделәр. Районның күренекле кешеләре Фәрит һәм Галия Гыйлемовлар махсус килеп шулай ук чыгыш ясадылар. Галия Кирамовна да Тупач кызы. Әсәрнең авторы Равил Сабыр, театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов үзләренең фикерләре белән уртаклашты.”Мондый мәһабәт матур клублы булган Тупач авылына һәр яңа премьера спектакле белән киләчәкбез һәм аны матур традициягә әверелдерәбез”, диде театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире. | 28.06.2016 |