![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары елдан-ел район Сабантуеның матур бер бизәге булып торалар. Быел җир-ананы гәүдәләндергән Татарстанның халык артисткасы, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина, җир –атаны гәүдәләндергән Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин һәм башка артистлар тантаналы ачылышка нур өстәделәр. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуе көтеп алынган иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. |
--- | 07.06.2016 |