Яңалыклар

Күңелдәге кояш - Әлфия.

Чистай каласы гөж килә. “Спектакль булмас инде, артистлары вафат, килә алмаслар”-дигән сүзләр йөри. Билетлар сатылып беткән. 1935 елда Чистайда оешкан театрның Минзәлә шәһәренә күчүенә дә 38 елга якын гомер узган . Ә халык хәтере нык, алар онытмый. Үз театрлары итеп каршылый Чистай тамашачысы Минзәләләрне. Коллектив та зур җаваплылык белән сынау тотарга килә бу калага. Мөнәсәбәтләр ике якныкы да изге.

   Казан каласы гастрольләреннән соң Чистай шәһәрендә йомгаклау спектакле. Башкалада уңыш белән узган гастрольләр дә кәефне күтәрерлек түгел. Чөнки Казан хастаханәсендә вакытсыз гомере өзелгән Әлфия Мусина соңгы гастроленнән кайта. Коллектив киңәшә дә спектакльне өзмәскә була. Вафатыннан соң да сәхнәгә хыянәт итми Әлфия. Ниндидер этәргеч бирә ул артистларга. Р.Ишморатовның “Хикмәтле Сәйфи” комедиясендә Әлфия апа Мәрмәрияне уйнаган була.

“Ай әлләри, әлләри

Пәри кызы Мәрмәри

Пәри кызы Мәрмәрине

    Бер күрүе әлләни”-дигән җырны җырлап сәхнәдә уйнаганда артистларның йөрәге ничек түзде икән. Ә Мәрмәрия роленә тиз арада Илүсә Бәдриева алына һәм бик оста башкарып та чыга. “Сәхнә кырыннан гел Әлфия карап, тикшереп торган кебек”-хис итә идем дип искә ала Илүсә ханым.

   Казанда артистлар көн саен больницага барып аның хәлен белеп торалар. Әлфия белән Нуртдин Нәҗмиев ахирәт дуслар булалар. Күргән бер төшен уңайга юрый Нуртдин. Икесе сөйләшәләр, серләшәләр. Әйбер ризыкларга кытлык вакыт. Базарларда да юк. Әлфия төшен сөйли : “Әфлисүн итеп өелгән тау өстенә менеп утырганмын да, рәхәтләнеп әрчеп әфлисүн ашыйм”-, ди бу. Бөтен башкаланы бетереп эзләп таба Нуртдин. Әлфиягә әфлисүн китерә. “И яратып та ашады инде җаным “-, дип искә ала бүген дә. Ашый башлады терелер дип өметләнә коллектив. Тик юк шул. Врачлар аның гомерен саклап кала алмыйлар.

   Әлфия табутта көтә, коллектив елый-елый комедия уйнап кайтыр юлга кузгала. Дөрес, спектакльне уйнамый кайтсалар да сүз булмас иде. Ул чорларда артстлар өчен эшнең беренче урында булуын,хезмәткә мөнәсәбәтне дә чагылдырган мисал бу.

   Һәркем үз мәнфәгатен генә кайгырткан бүгенге заманда коллективның бу гамәлен аңламаучылар да күп. Үзем өчен дип яшәү юк иде шул ул чор артистларында. Театр өчен, халык өчен дип иҗат иттеләр алар.

   Әлфия Мусинаның Минзәлә театрында нибары 7 генә ел гына хезмәт иткәнен укып белгәч, шак-каттым. Кирәк бит, атылган йолдыз булган ич ул. Шул кыска гына вакыт эчендә күпме топ рольләр башкарган. Каян килә гади авыл баласына мондый талант? Ходай тарафыннандыр. 1963-66 елларда Әлмәт театрында да балкып ала ул. Аннан 1966 елдан Минзәләдә чәчәк чоры аның.

   Актаныш районы Чалмынарат авылы кызы татар театр дөньясын бизәгән, халык күңелендә серле бер төш булып калырлык рольләр иҗат итте. Сокланырлык иде шул Әлфия Мусинага.

   Аның белән сәхнәгә өермә килеп керә, беркем битараф кала алмый аның уенына. Ул бөтерелеп, бөтен җанлыны уятып, селкетеп бар сәхнәне иңләп ала. Шашкын тормыш башлана, давыллар уйный, я булмаса моңлы кошчык кебек тыйнак кына лепелдәп ала да, мөләем татар кызларын иҗат итә.

   Ул ярсып, кабаланып яши, очынып уйный. Иртә китәсен ходай сиздергәндер күрәсең, ашыга ул, кабалана. Сәхнәне ярата, спектакльләрне уйнап туймый. Аның “берәрсе авырмый да ичмасам, үзем кереп уйнар идем”-, дигән сүзләренә үпкәләп тә алалар. Тыпыр-тыпыр бии-бии, их нигә була икән бу ял көннәре, рәхәтләнеп уйнарга иде ди ул. Бер урында гына басып торырга ирек бирми аның энергиясе, ташкынны тыеп кара, Әлфия дә шундый.

    Андагы матур аяклар, заказ белән эшләнгәндәй гәүдә- сын, муен. Күз явын алырлык сылу булмаса да, күпләр хыялланырлык сәхнә сөйкемлелеге бар иде Әлфиядә. Ул актив, бер урында гына утырып тора алмый. Әллә ниләр уйлап чыгара. Мәҗлесләр оештыра, барын үзе әзерли.

   1 Май аның туган көне. Ул көнне гел демонстрацияләр була. Төрле төстәге флаглар күтәреп артистлар театрга кайта, ә Әлфия “Туган көнемне бу кадәр зурлап шар-флаглар белән килмәсәгез дә була иде”-, дип балкып театр ишек төбендә каршы ала, уен-көлке, җыр-бию башлана. Фәез абый белән Шамил абый өздереп баянда уйный, Мөхит абый скрепка сыздыра, Әхмәдишә абый тальян суза. Күңелле бит бу. Ә субботникларда конфет, пирожкилар алып чыгып, бераз бәясен күтәреп сата Әлфия.(ашханә рәттән генә). Эш беткәч чырык-чырык көлеп, менә никадәр чумара эшләдем, әйдәгез тәмлүшкәләр белән сыйлыйм дип коллективны сыйлый. Эчкерсез дип тә әйтеп булмый иде аны. Тоткан урыныннан өзә иде кирәк чакта. Холкы катлаулы, ләкин үз хисләрен йөгәнли белә. Кешегә начарлык эшләмәскә тырышыр, үзен рәнҗетсәләр җавапсыз калмас, бик тиз кичерер. Ачу тотарга вакыты юк иде.

   Аның өчен сәхнә генә беренче урында, сәхнә хакына барына да түзә. Образлары купайтылган, аңлаешлы, сәхнәдә ни эшләргә кирәклекне ул үзе белә, аңлый. Эчке тоемлау көчле иде бу артисткада. Шул сәхнә дип, рольләрне үзем генә уйныйм, берәүгә дә бирмим дип гомере дә өзелде. Ире Анатолий Степанович Богатырев белән кызы Терезаны ятим итеп 27 яшендә мәрхүмә булды.

   Аның табуты янында басып торганда хезмәттәшләренең , шәһәр кешеләренең сөйләгән сүзләреннән чыгып Әлфия Мусинаның халыкның сөекле чытлык кызы, гаиләсендә тугрылыклы ана, сәхнә алиһәсе булуын тагын бер кат төшендем. Андый талантлар сирәк туа. Театр таҗының бу асыл ташы бүген дә үзенең яктылыгын югалтмый, елдан-ел кыйммәте арта бара.

    Каберен кызы гел карап, тәрбияләп тора, без Әлфия Мусина каберенә искә алып, баш иеп, дога кылырга барабыз. Тыныч йокла хөрмәтле артисткабыз.

Рәзилә МУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты "Мәдәни җомга" газетасы №20 27 май 2016 ел

--- | 30.05.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру