Яңалыклар

Шагыйрьнең юбилеена

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап классикның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп Р.Сәхәбетдинова инсценировкалаган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен сәхнәгә куйды. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов, рәссамы Венера Минсабирова һәм театрның бер төркем яшьләре – артистлар “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров, Раушания Галиуллина, Рания Хәлимова, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизов, Илдус Кәримов, Ләйсән Әхмәтшиналар балаларга гына түгел, барча тамашачыларга да зур бүләк ясадылар. Спектакль алдыннан театр дирекциясе Тукай иҗаты буенча викторина игълан иткән иде. Анда Тукайның биографиясе һәм тормыш юлына кагылышлы сораулар, шагыйрьнең шигырьләрен иң яхшы сөйләүчегә (этюд күрсәтеп) конкурс үткәрү каралган. Минзәләнең № 1,2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9нчы балалар бакчалары, №1, 2 мәктәпләре, гимназия, Мамадыш, Сарман, Зәй,Мөслим , Актаныш районнары Тукайны яңа форматта тәкъдим итүне кабул иттеләр дип әйтә алабыз. Проектның сценарий авторы һәм алып баручысы, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева бәйрәмгә килгән балаларны чын мәгънәсендә Тукай дөньясына җәлеп итеп аның биографиясенә, тормышына кагылышлы сораулар биреп, сәхнәгә чакырып шигырьләрен сөйләтеп зал белән сәхнә арасында җанлы аралашу оештырды. Аннары. “Тапкыр Кәҗә турында әкият”не караганнан соң иң оста сөйләгән балаларны театрның дипломнары белән бүләкләдек. Мамадыш районында әлеге проект иң югары дәрәҗәдә узды. Биредә укучы һәм кече яшьтәге балалар классикның да колакка ятрак, ишетелмәгән шигырьләрен сөйләп шаккаттырдылар.Бигрәк тә рус милләтеннән, мари милләтеннән булган нәни дусларыбыз матур итеп Тукайны сөйләүләре күңелгә ятышлы гамәл булды.Бирелгән сорауларга да мамадышлылар ялт итеп кенә җавап биреп бардылар. Җәлил поселогындагылар сәнгатьле сөйләүләре, мөслимлеләр һәм актанышлылар бик активлыклары белән аерылып торалар. Кызыклы хәлләргә дә тап булдык: зал ишеге төбендә үк балаларны Су анасы белән Шүрәле каршы алып тордылар. Мөслимдә бер малай янындагы иптәшенә комментарийлар биреп бара: “Ә, Су анасы да килгән, Шүрәле дә килгән..” Ул арада ишектән башына түбәтәй кигән театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов килеп чыкты. Теге малай сөйләгән җиреннән туктап тормады: “Алла бабай да килгән”,-дип куйды. “Тукайның кечкенә вакыттагы исеме?”- дигән сорауга “Тукайчик, малыш “-дигән җавапларны да ишетергә туры килде. Узган зур масштаблы эшләребезгә йомгак ясап директорыбыз Р.Ш.Шәймәрданов “Әлеге самими, Тукайны өйрәнгән балалар безнең потенциаль өлкән тамашачыбыз”-диде.Аның чынлап та шулай булуына шигебез юк.

Нурсибә Адиева. | 12.05.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру