![]() 6 май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының талантлы артисты, Татарстаның халык артисты, Сабир Өметбаев ис.премия лауреаты ХАФИЗ ХӘНИФ улы ХАММАТУЛЛИНның туган көне. Хөрмәтле Хафиз Хәнифович! Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе һәм коллективы исеменнән Сезне 55 яшьлек юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Тормыш агымыгыз да үзегез туган язларга охшаш: ярларына сыймас ташулы, ярсу агымлы. Чөнки сәхнәгә бәйләнгән иҗади хезмәтегез күңел халәтегезгә тәңгәл килеп тора. Матур юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! Уй – хыялларыгыз – биек, гомерегез – озын, тормыш юлың – сикәлтәсез булырга язсын! Күңелегез мәңге яшь калсын, Гүзәл ханым һәм балаларыгыз белән тигез канат булып, бәхетле гомер кичерегез! Май кояшы нурын сипкән кебек, Ташып-тулып килсен бәхетең. Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын, Чынга ашсын хыял, өметең. Котлы булсын, туган көнең, Кояш кебек балкый йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән Үтсен синең гомер көзләрең. |
Иң изге теләкләр белән, театр коллективы | 06.05.2016 |