![]() С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап классикның “Кәҗә белән Сарык” әсәренә нигезләнеп Р.Сәхәбетдинова инсценировкалаган “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектаклен сәхнәгә куйды. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов, рәссамы Венера Минсабирова һәм театрның бер төркем яшьләре – артистлар “Тантана” театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров, Раушания Галиуллина, Рания Хәлимова, Руслан Әхмәтҗанов, Рифат Хафизов, Илдус Кәримов, Ләйсән Әхмәтшиналар балаларга гына түгел, барча тамашачыларга да зур бүләк ясадылар. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире. | 21.04.2016 |