![]() С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы үзләренә беркетелгән К.Маркс һәм М. Җәлил урамнарын, “Театральный” скверын җыештыру буенча өмә үткәрде. Безнең театр бу көнне шау-гөр килеп торды. Һәркем тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде. Кардан ачылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалап, себереп чүпләрдән арындырдык. Барысына да өлгереп бетә алмасак та күп эш башкарылды, ә алда әле безне тагын өмәләр көтә... |
--- | 16.04.2016 |