![]() Быел “Идел – йорт” уналтынчы тапкыр уздырылды. Аның Минзәлә зонасына караган районнардан катнашкан үзешчән театр коллективларының чыгыш ясау дәрәҗәсе дә шактый үсеш кичергәнлеге аермачык күренде. Сарман, Актаныш,Минзәлә һәм Мөслим районнары вәкилләре, гадәттәгечә, сынатмадылар. Фестивальнең жюри рәисе булып озак еллар дәвамында Камил ага Саттаров эшләде. Быел исә аны драматург, танылган режиссер Гафур Каюмов алыштырды. Бәйрәмне Сарман районы халык театры Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөямисеңме?” драмасы белән ачып җибәрде. Профессиональ режиссер Нәфисә Исмәгыйлова кулы сарманлыларда ярылып ята – һәр сүз, хәрәкәт, мизансцена төгәл , үзешчән артистлар үз рольләрендә уйныйлар гына түгел, ә яшиләр.Гадәттә, беренче чыгыш ясаган коллективтан калган тәэсирләр икенче, өченче көнгә бераз сүрелә төшә, ә менә Сарман халык театры шәхсән минем үземдә җылы, матур истәлекләр калдырды. Үзебезнең Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы халык театры Г.Камалның “Бүләк өчен”комедиясен сәхнәләштергән. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниеваның коллективында шактый тәҗрибә туплаган Фирдәвес Гайфуллин, Ләүсирә Ханова, Гүзәл Шәйхетдиновалар белән беррәттән авыл хуҗалыгы техникумы студенты Фәнил Шәйхетдинов һәм быелгы дебютантка Мәрьям Гимадиевалар катнашты. Актаныш районы Киров авылы халык театры тәкъдим иткән Рәлиф Кинҗәбаевның “Туй күлмәгем калдым кочып”драмасы ике яклы фикер калдырды. Беренчедән, искиткеч сценография (сәхнә бизәлеше, декорацияләр) тамашачыда профессиональ театр куйган спектакльне хәтерләтә. Икенчедән, үзешчән артистларның сөйләм манералары, бер үк мизансценалар (ары –бире , еш әйләнеп йөрүләр) шактый ялыктырды. Актанышлылар хуҗалык җитәкчесе И.Ф. Гаяновны продюсерыбыз, диделәр. Барлык материаль ярдәмне күрсәтүче кеше була инде ул. Илфак Фикатович коллектив белән үзе дә бирегә килгән. Мондый фидакарьләр булганда Актаныш районы мәдәнияте һәрчак югарылыкта булачак. Мөслим мәдәният йорты халык театры Кәрим Тинчуринның мәңге үлмәс “Сүнгән йолдызлар” музыкаль драмасын күрсәтте.Режиссерлары Зөлфия Фәхретдинова классик әсәрдән куркып тормаган – менә дигән спектакль сәхнәгә куелган. Ә күмәк күренешләр! Афәрин, мөслимлеләр! Искиткеч тәэсирләр калдырдыгыз. Үзешчәннәр Гүзәл Рәхимуллина (Сәрвәр), Илфират Зәйниев (Исмәгыйль), Равил Тимкин (Надир мәхдүм) аерым мактау сүзләренә лаек. Фестивальне югары ноктада тәмамлауда сезнең өлешегез зур, мөслимлеләр! “Идел –йорт» фестиваленең жюри әгъзалары ТРның халык артисткасы, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Р.Муллина, театрның баш режиссеры, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Д.Сәмерханов, ТРның атказанган артисткасы Э.Гәрәева, район мәдәният йорты директоры Э.Хәкимова һәм жюри рәисе Г.Каюмовлар һәр коллективның чыгышына объектив бәя биреп, үз теләкләрен җиткерделәр. Гаиләсеннән, төп эшеннән тыш театр сәнгатенә дә вакытын, көчен таба алган һәр үзешчән артист хөрмәткә лаек. Алар елдан –ел остара баралар, тамашачыларның күпләп спектакльләргә йөрүләре шул хакта сөйли. Театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре,С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р.Ш.Шәймәрданов кабат-кабат тамашачыларга да, үзешчән артистларга да рәхмәт сүзләрен әйтте, кайбер яшьләрне алга таба да белем алып үзебезнең театрга эшкә кайтырга чакырды. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 13.04.2016 |