![]() Чибәр ,талантлы,самими, дуслыкка тугры, дөреслекне яратучы.һәрчак ачык йөзле – бу сыйфатлар барысы да бер кешедә була алмый кебек.Минзәлә театры ветераны,РФнең атказанган артисткасы Нәсимә ханым Җиһаншинада,бәхеткә каршы, әлеге барлык уңай сыйфатлар бергә тупланган. Бу елның 1 апрелендә 90 яшен тутырган Нәсимә ханым улы Нияз тәрбиясендә Минзәлә шәһәрендә яши. Аның тормыш иптәше – ТРның атказанган артисты,Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Җиһангир Җиһаншин үзләре эшләгән чорда басылган газета материалларын альбомга җыеп барган. Хатыны Нәсимә апа турындагы юлларны ул кызыл каләм белән билгеләп үк барган. Зәңгәр тышлы шул альбом битләрен ачыйк әле... “1957 елда , Мәскәү шәһәрендә булган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы артистка Нәсимә ханым Җиһаншинага РСФСРның атказанган артисткасы исеме бирү турында Указ игълан итте. Театр декадага ике әсәр хәзерләде – татар драматургиясенең классигы М.Фәйзинең “Галиябану” драмасын һәм башлап язучы, укытучы Ю.Әминовның “Язылмаган законнар” пьесасын. Н.Җиһаншина ике әсәрдә дә баш рольләрне –Галиябану һәм Фәридә рольләрен башкарды. Нәсимә – Минзәлә колхоз – совхоз театрының яшь артисткасы.Ул сәхнә эшчәнлеген бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң 1946 елда башлый.Башта ул костюмнар әзерләүче булып эшли, соңрак кечкенә рольләр дә бирә башлыйлар, аннары – Островскийның классик әсәрләрендә – “Бирнәсез кыз”, “Гаепсездән гаеплеләр”дә, Арбузовның “Ил гизү еллары”нда җаваплы рольләрне уйный. Аңа иҗади үсештә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Сабир Өметбаев,республиканың халык артисты Мөхит Кичубаев кебек сәнгать эшлеклеләре бик нык ярдәм иттеләр.”(“Ленин байрагы”газетасы,1957 ел) “Ю.Әминовның “Тамырлар” исемле комедиясе дә әйбәт спектакль.Ул башыннан алып ахырына кадәр тигез ритмда, омтылышлы рәвештә үсә бара. РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина ( Саҗидә ролендә), артистлардан Җ.Җиһаншин (Илдар), Ә.Авзалов (Габсаттар), Ә.Фәсхетдинов (Гомәр), Р.Мәрдеханов (Зиннәт) һәм башкалар да образларга дөрес трактовка биргәннәр һәм үз персонажларына хас характерларны ача алганнар.” Г.Вәлиуллин (“Совет Татарстаны”,1958 ел 17 июнь) “ С.Шәкүровның “Уракчы кыз” әсәрен театрның баш режиссеры Мулланур Мостафин сәхнәләштергән. Сәрвиназ образын РСФСРның аткказанган артисткасы Нәсимә Җиһаншина психологик кичерешләр аша шактый тирән итеп ача, аның хезмәткә һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтен калку итеп күрсәтә.Ул бик кыю, үткен сүзле, каты йөрәкле дә Артистка героинясының бай рухи дөньясын тамашачыга оста җиткерә.”Һәнүз Мәхмүтов (“Социалистик Татарстан”1965 ел 9 сентябрь) “Миңа Минзәлә театрының “Синнән башка”(Ш.Корбанов) спектаклен карарга туры килде.Анда әсәрнең төп героинясы Севинчны уйнаучы Н.Җиһаншинаның чыгышы ошады. Актриса сәхнәдә үзенә бик таләпчән. Буш паузаларны, тавыш уйнатуларны яратмый. Ялган пышылдаулар да аның өчен ят. Ул җитезлеге, кыюлыгы, уйлана һәм фикер йөртә белүе белән аерылып тора. Үзенең югалткан мәхәббәтенә 18 ел буена тугрылыклы булып яшәүче әзербайҗан хатыны Севинч образын артистка тирән психологик кичерешләр аша бирә алды.” Әминә Гобәйдуллина,Г.Камал исемендәге Академия театрының музей мөдире (“Социалистик Татарстан” 1970 ел 8 март ) “ Нәсимә Җиһаншина Татарстанның Калинин районы (хәзерге Актаныш) Пучы авылында туа. Җырга – моңга сәләтле һәм ачык лирик – драматик пландагы артистка буларак, театр сәхнәсендә тәүге адымнарыннан ук популярлык казана. 30 елдан артык сәхнә эшчәнлеге дәвамында Нәсимә Җиһаншина 100дән артык роль уйнады һәм алар Минзәлә театры тарихында күренекле эз калдырды” Дания Гыймранова (“Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры” китабы,Казан,Татарстан китап нәшрияты,2007 ел) Күп тапкырлар сыналган, әмма сыгылмаган, сынатмаган буын вәкиле ул Нәсимә ханым Җиһаншина. Сәламәтлек, шатлыклы көннәр генә Сезгә, өлкән остазыбыз! |
Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева | 30.03.2016 |