Яңалыклар

Театр эчендә театр

    С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең иҗат юлында төрле алымнар кулланган, экспериментлардан курыкмаган. Һәм менә соңгы елларның иң уңышлы табышы – ул курчак спектакльләре чыгару, аларның балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да зур кызыксыну уятуы.

     2014 елның гыйнварында театрга эшкә куючы режиссер булып Альберт Сәхәбетдинов килде. Аның “Ничек баһадир булырга?” дип исемләнгән беренче балалар спектакле кечкенә тамашачының күңеленә хуш килде. Унөч ел Чаллы курчак театрында башта артист, аннары баш режиссер булып эшләгән А.Сәхәбетдиновның мөмкинлекләрен яхшы белгән театрыбыз директоры Р.Ш.Шәймәрданов аңа Минзәлә театры базасында курчак спектакле чыгарып карау идеясен тәкъдим итте. Бу идеянең нәтиҗәсе буларак, 2014 елның 24 октябрендә безнең театр үз тарихында беренче тапкыр балалар сезонын ачып җибәрде. Ул рус халык әкиятенә нигезләнеп инсценировкаланган “Чуртан кушуы буенча” курчак спектакле белән ачылды. Театрның яшь артистлары Илдус Кәримов, Язгөл Хәбибуллина, Раушан Зиннуров, Рөстәм Зиннуровлар шулай итеп беренче карлыгачлар булдылар. Балалар аудиториясе әлеге хезмәтне русча итеп әйткәндә “на ура” кабул итте.Һәм..О.Уайльдның “Йолдыз егет”ендә берничә курчак персонажлары бар, Г.Тукайның әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Тапкыр Кәҗә турында әкият” курчак спектакле. Шулай итеп Минзәлә драма театры эчендә курчак театры да эшли башлады дияргә җирлек бар.Әлбәттә, артистлар өчен бу җиңел һөнәр түгел – курчакны күтәреп торасы, хәрәкәтләндерәсе, сүзләрен ширма артыннан еракта утырган тамашачыга җиткерәсе – болар барысы берникадәр дәрәҗәдә осталык , җитезлек һәм чыдамлык сорый. Зарланып утыручылар юк – режиссер Альберт Сәхәбетдинов яшьләрне эшләтә һәм кирәк чакта аларны яклый белә. Балалар өчен куелган әсәрләр Минзәлә театры репертуарында зур урын алып тора. Шуңа күрә театрдагы курчак театры озын гомерле булыр,шәт.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 30.03.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру