Яңалыклар

Күңелле сәфәр!

18 март көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы(хәзер ул мәдәният һәм сәнгать колледжы дип үзгәртелгән) үзенең 80 еллык зур юбилеен билгеләп үтте.Татарстаннның күп кенә театрларына(безнең театрда 15кеше), дәүләт ансамбльләренә менә дигән талантлы кадрлар әзерләп бирүче бу уку йортына төрле елларда укып чыккан бер төркем артистлар, бу көнне училищебызны зур бәйрәме белән котлап кайтыйк дип юлга кузгалдык. Инде күп еллар үтсә дә юллар онытылмаган икән. Барып кердек Алабуга шәһәренә. Менә рус художнигы Шишкин Иван Иванович һәйкәле...Ничек итеп аның янында фотога төшмисең ди....Училищеның (колледжның) ишеген ачып җибәрсәк...андагы үзгәреш...андагы искитмәле чисталык,пөхтәлек,күз явын алырлык итеп ремонт эшләре башкарылган...Без укыганда ашыга-кабалана менеп-төшеп йөргән баскычлар матур итеп эшләнгән...шушы баскычтан икенче катка күтәрелдек....сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан училищеның аклар залына кердек...шул кечкенә генә сәхнәдә нинди спектакльләр куйдык бит , рәхәтләнеп төрледән төрле рольләр уйнадык,кайбер гос.экзаменнарны да шушы сәхнәдә бирдек.....кулыбызга дипломнарны да шушы сәхнәдә алдык...

Училище үзенең юбилеен һәрвакыт "Дом техника"дип исемләнгән зур мәдәният йортында үткәрә,чөнки анда куп тамашачы сыя...Ишектән килеп керү белән ачык йөзле хезмәткәрләр каршы алды үзебезне...килгән кунакларның исемлеген барлап торалар...әгәрдә син "выпускник" икән сиңа нәкь шулай дип язылган значок бирәләр...без барыбызда зур горурлык белән бу значокны түшләребезгә тагып куйдык...бер җирдә оркестр төрле көйләр уйнап тора...кул эшләре күргәзмәсе....ни генә юк....аннан сине төрле чорга кагылышлы киемнәр кигән студентлар каршы ала... һәм безне менә шундый кызыклы "мим"нар(фотода) залга озаттып куйдылар....ЮБИЛЕЙ башланды....училище укытып чыгарган, инде танылып өлгергән артистлар чыгышы белән беррәтән колледж студентлары да чыгыш ясады...2сәгатьлек концерт шул хәтле күңелле үтте....Барлык театрлар исеменнән Тат.халык артисткасы ,Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемндәге премияләр лауреаты Рәзилә ханым Муллина чыгыш ясады.Театрыбыз исеменнән алып барган истәлек бүләге(картина),рәхмәт хаты,чәчәкләребезне колледж директорына тапшырдык.Укыткан укытучыларыбызга зур рәхмәтләр әйтеп ,алар белән фотоларга төштек.

Урамда ап-ак кар ява... Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжына ак теләкләр тели-тели кайтыр юлга чыктык.

Эльмира Гәрәева ТРның атказанган артисткасы | 28.03.2016
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру