![]() Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты буларак Минзәлә театры февраль ахырында Балтач районы Карадуган авылының Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил исемендәге музее җитәкчелеге чакыруы буенча шагыйрьнең 110 еллык юбилеена багышлап зур күләмле очрашу кичәсе уздыра. Театрыбыз артистлары Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары, аның турында истәлекләр белән мәктәп укучылары, Балтач районы интеллигенциясе каршында чыгыш ясаячак. Музейга бүләк итеп театр махсус альбом, буклетлар, 75 еллыкка чыккан китапларны әзерләде. |
Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире. | 17.02.2016 |