Яңалыклар

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 80нче юбилей сезоны ачылды

   Гадәттәгечә, тамашачыны сюрпризлар белән сөендерде театр коллективы. Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан вестибюльдә үрмә чәчәкләр белән бизәлгән парк капкасыннан (шулай дип хис итик) бинага аяк басасың. Фойеда исә бөтенләй башка дөнья - узган гасырдагы урыс мохите. Рәсәй Федерациясендә әдәбият елы уңаеннан Минзәлә театры рус классигы Ф.М. Достоевскийның “Абзыйның төше” (“Дядюшкин сон”) әсәрен мистик драма буларак сәхнәләштерде. Фойеның бер өлеше Ф.М. Достоевскийга багышланган – язу өстәле, аның портреты,язу әсбаплары. Зур көзгеләр рус шәлләре белән бизәлгән. Бер почмакта ат арбасы тора. Анда салам салынган капчыклар, камыт һәм башка җигү әйберләре.Чөнки Достоевский атларны бик яраткан, азартлы кәрт уйнаучы булган, кәрт колодалары да берничә урында җәелеп ята иде. Рус самовары гөжләп тора –сарафаннар киеп алган артисткаларыбыз тамашачыларны кайнар чәй, баранкалар, кәнфитләр белән сыйлап торды.  

   Тантаналы өлеш ак һәм кара көчләрнең мәңгелек көрәшен сурәтләгән бию белән башланып китте. Артистка Эльмира Гәрәева язган һәм сәхнәгә куйган сценарий тамашачы күңеленә хуш килде,дип уйлыйм. Өлкән артистлар, урта буын һәм яшьләр шулай ук тематик биюләр белән чыгып бер-бер артлы сәхнә алдында баш иделәр. 79нчы узган сезон нәтиҗәләре буенча номинацияләрне театр директоры Р. Ш.Шәймәрданов тапшырды. “Дебют” номинациясендә “Шомбай” спектаклендәге Аксәет роле өчен Илдус Кәримов, “Икенче пландагы хатын –кыз роле” номинац иясендә “Йолдыз малай” спектаклендәге Ана роле өчен Гүзәл Хамматуллина, “Икенче пландагы ир-ат роле” номинациясендә “Шомбай” спектаклендәге Иләмәт роле өчен Рифат Хафизов, “Характерлы роль” номинациясендә “Шомбай” спектаклендәге Байбикә роле өчен Чулпан Бәдретдинова, “Ансамбль” номинациясендә “Морозко” спектаклендәге Настя, Дуняша һәм Үги ана рольләре өчен Зилия Хөсәенова, Эльвира Хәйретдинова,Рәзилә Муллина,”Тамашачы мәхәббәте”номинациясендә “Морозко” спектаклендәге Убырлы карчык роле өчен Рөстәм Зиннуров, “Беренче пландагы ир- ат роле” номинациясендә “Шомбай” спектаклендәге Шомбай роле өчен Ильяс Закировлар бүләкләнде.

   “Иң актив тамашачы” номинациясендә педагогия колледжы укытучысы Гөлнур Гыйләҗетдинова һәм Борис Христофоровлар җиңүче дип табылды. “Театрның дуслары” номинациясендә район мәгариф бүлеге мөдире Наил Габдуллинга бүләк тапшырылды. Театрның күптәнге дусты, шәхси эшмәкәр Мәхәсим Вәлиев үзенең акчалата призларын Хафиз Хамматуллин һәм Венера Нигъмәтуллиналарга атап алып килгән.

   Сәхнәдә эленгән экранда театрның ел дәвамындагы уңышлары,гастрольләре күрсәтелеп барды.

 

Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире

--- | 27.11.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру