Яңалыклар

Сагынырбыз сине, Төрекмәнстан!

Халыкара ТӨРЕКСОЙ оешмасы быел уздырган “ 2015 елда Мары – төрки дөньяның башкаласы” дип исемләнгән форум – программа кысаларында чыгыш ясарга Татарстан Мәдәният министрлыгы С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына юллама бирде. Театр труппасы Т. Җүҗәноглының “ Ташкын” драмасы белән ерак сәфәргә кузгалды.Ә Мары исә Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабадтан көньяктарак урнашкан бик матур һәм борынгы бер шәһәр булып чыкты. ...

Мары шәһәренең “Рухият” мәдәният йорты каршындагы мәйданда “төрекмән авылы” җәелеп киткән. Ниләр генә юк монда! Милли киемнәр, тукымалар, паласлар дисеңме, керамик һәм зәркан әйберләр дисеңме, борынгы музыкаль инструментлар! Бәйрәмнең официаль ачылышы шушы мәйданда узды. Төрекманстан Парламенты депутатлары, ТӨРЕКСОЙ оешмасы вәкилләре, Төркия премьер- министры каршындагы ТИК агентствосы әгъзалары, Әзербайҗан, Казахстан,Кыргызстан, Төркия, Төрекманстанның үзе, Молдова республикасының Гагауз, Россия Федерациясе субъектлары: Татарстан, Башкортостан,Хакасия, Алтай өлкәсеннән театр җитәкчеләре килгән бирегә.Казахлар,төрекләр,төрекмәннәрдән ике театр һәм без – татарлар иҗади коллективлар белән килеп спектакльләр күрсәтте.

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов үзенең сәламләү сүзендә 2015 елда Мары шәһәре төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип очраклы рәвештә генә аталмавын, аның кешелек цивилизациясендә иң борынгы шәһәрләрдән берсе булуын ассызыклаган. Төрекмәннарның Президентларына карата хөрмәте чиксез. Бу мәҗбүри халәт түгел икәнен анда барган һәркем аңлый. Ут, су, газ бушка. Биш бүлмәле элиталы фатирда яшәгән төрекмән артисты квартплатаны ике доллар(!) түлим диде. Халык, гомумән, итагатъле, һәрвакыт елмая беләләр, шул ук вакытта үз дәрәҗәләрен белеп әдәпле итеп сөйләшәләр. Аралашу манера- сында көчәнеп, ясалма елмаю дигән нәрсә, киеренкелек юк. Кешеләр, чынлап та канәгать, бәхетле, иртәгәге көнгә ышанычлары бар.

Минзәлә театры күрсәткән Т. Җүҗәноглының “Ташкын” спектаклендә зал шыгрым тулы иде. Тамашачы ханым һәм туташларның милли киемнән булулары күзгә ташлана. Чөнки алар гадәти тормышта да шулай йөриләр. Үтә җаваплылык хисеме, залның ягымлы мөнәсәбәтеме – барысын бергә кушкач шулкадәр яхшы уйнады безнең артистларыбыз! Кочак- кочак чәчәкләргә, овацияләргә күмелде алар. Казахлар да ,төрекләр дә үз театрларында “Ташкын”ны куйганнар, әсәрнең авторы Түнҗәр Җүҗәноглы – төрек милләтеннән. “Сезнең спектаклегезнең бер генә кимчелеген дә тапмадык”, диделәр коллегаларыбыз.Артистлар күңеленә сары май булып ятты бу кадерле сүзләр.Яшь һәм талантлы режиссерыбыз Дамир Самерхановка Әзербайҗан республикасының Баку дәүләт Академия театры директоры, профессор Исрафил Исрафилов, ТӨРЕКСОЙның Әзербайҗан республикасыннан вәкиле Эльчин Гафарлы кабат – кабат мактау сүзләре әйттеләр.

ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы уздырган “2015 елда Мары – төрки дөньяның башкаласы” дигән чаралар кысаларында IV Директорлар Советы утырышында катнашкан Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры директоры И.И. Якуповка, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р. Ш.Шәймәрдановка ТӨРЕКСОЙның генераль секретаре Дусанбай Касеинов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Экскурсияләрдә, күргәзмәләрдә йөрделәр, Ашхабадның үзенең мәдәни үзәкләрендә булдылар минзәләлеләр. Мондый мәртәбәле мәдәни чаралардан позитив хисләр, илһам алып кайттылар алар. Яктылыгың, чисталыгың, ягымлы кешеләрең белән истә калдың, сагынырбыз сине, Төрекмәнстан!

Нурсибә Адиева, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

--- | 31.10.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру