![]() 20 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә, театр каршында шушы данлыклы театрга нигез салучы, аның беренче режиссеры, директоры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаевка бюст – һәйкәл кую тантанасы булды. Әлеге чарада республика театрлары вәкилләре, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Азат кызы Нигматуллина, район хакимият башлыгы Рәсим Мөкәрәм улы Садыков, шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты. Бюст – һәйкәлнең авторы Халит Миннегалиев.
|
--- | 12.03.2013 |