Яңалыклар

Балалар өчен иҗат сезоны ачык.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры балалар өчен иҗат сезонын ачып җибәрде. Шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә Р.Сәхәбетдинова инсценировкасында “Дүрт дус” әкияте, мәктәп укучылары өчен Оскар Уайльд әсәре буенча куелган “Йолдыз егет” әкиятенең премьерасы күрсәтелде. Ике әсәрнең дә режиссеры Альберт Сәхәбетдинов.

“Дүрт дус” күбрәк балалар бакчалары аудиториясе өчен. Аның геройлары аңлаешлы һәм таныш. Уңай персонажлар – Мәче, Үгез, Каз һәм Әтәч, тискәре персонажлар – Төлке, Аю, Бүре. Нәрсә ул дуслык? Авыр чакта ничек бер-береңә булышырга? Ә минем дусларым нинди? Балаларга шушы сорауларга җавапны әкияттәге геройлар ярдәмендә табарга мөмкинлек бар. Музыкаль, бик ачык төсләрдән торган декорация һәм костюмнар, әкият геройларының тамашачы балалар белән турыдан-туры аралашуы залда җылы, самими атмосфера тудыра. Артисларыбыз - “Тантана “ театраль премиясе лауреаты Ильяс Закиров(Мәче), Илдус Кәримов(Үгез), ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев премияләре лауреаты Рәзилә Муллина (Каз), Зилия Хөсәенова (Әтәч), Руслан Әхмәтҗанов (Бүре), ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Хафиз Хамматуллин(Аю) үз геройларының характерын , хәрәкәтләрен төгәл уйныйлар.

Инглиз классигы Оскар Уайльд әсәре буенча куелган “Йолдыз егет” әкияте зуррак аудитория өчен дидек. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов аны ата-аналарның балалары белән бергә – гаилә белән карарга тәкъдим итә. Спектакль нәрсә турында соң? Ул аналарның баласына булган изге мәхәббәте хакында. Кечкенәдән үк әни кеше яратып үстермәгән бала гомере буена бәхетсез, каты бәгырьле булырга мәслихәт.

Явыз көчләр Ананы Баладан аералар. Очраклы рәвештә биләүдәге баланы тапкан фәкыйрь ир-ат аны йолдыздан төште, дип исбатлый. Үз гаебе белән булмаса да малай моңа ышанып, “йолдыз” лыгына инанып мәрхәмәтсез булып үсә. Күп михнәтләр кичеп үзен эзләп тапкан Анасын куып җибәрә. Малай зур сынаулар үтеп кенә Анасының хәер-фатихасын ала... Әлеге спектакль гадәти генә түгел, режиссер биредә курчакларны да кулланды. Явыз көчне ике артистка – Динара Акматова һәм Рания Хәлимова икесе, ягъни, бер костюм эченә икәү кереп уйныйлар. Бу тискәре образны тагын да купайтып, күңелгә кагылышлы итеп тасвирлау өчен уйланылган. Курчаклар – Тиен, Ябалак һәм Сукыр Тычканны артистлар сәхнәдә тотып, йөреп уйныйлар. Шулай ук, режиссер А.Сәхәбетдинов куелышына хас булган урынлы, отышлы музыка зур роль уйный. Альберт Сәхәбетдинов үзе дә бик яхшы җырчы, романслар җырлап безне таң калдырган кеше ул!

Балалар репертуарына Минзәлә театры һәрчак игътибарлы һәм таләпчән булды. Инде Яңа ел әкиятенә репетицияләр бара, Г.Тукайның 130 еллыгына курчак спектакле чыгачак.

Минзәлә җирлеге балалары театрлы булулары белән бәхетле, чөнки кечкенәдән үк тәрбияви спектакльләр карап үскән бала күңелендә яхшылыкка, миһербанлылыкка урын зур.

Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире. | 26.10.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру