Яңалыклар

Традицион шахмат-шашка ярышлары узды.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 80 еллык юбилей сезоны алдыннан театрны оештыручы, аның беренче режиссеры һәм директоры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге Кубокка традицион шахмат-шашка ярышлары үткәрелде.Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә булган шахмат ярышларына 67 ир-ат һәм 10 хатын-кыз , шашка ярышларына 41 ир-ат һәм 7 хатын-кыз язылды. Мәктәп укучылары һәм студентларның бик күп булулары сәбәпле, уеннарның баш судьясы Әнвәр Камалов өч категориядә бүләкләүне кирәк дип тапты.

 

Шахмат буенча мәктәп укучылары арасында:

1урын Михаил Токарев №1 мәктәп

2урын Азат Фатихов Югары Тәкермән мәктәбе

3урын Айрат Камалов Тат. Мөшеге мәктәбе

 

Студентлар арасында:

1урын Камил Дәүләтов Югары Тәкермән

2урын Николай Николин авыл хуҗалыгы техникумы

3урын Владислав Михайлов авыл хуҗалыгы техникумы

 

Ир-атлар арасында:

1урын Ленар Газыев “Татавтодор”

2урын Рәис Әхмәтов Минзәлә шәһәре

3урын Раффаел ИбраһимовКәдрәк авылы

 

Хатын-кызлар арасында:

1урын Карина Киреева №3 мәктәп

2урын Ангелина Бубекова №3 мәктәп

3урын Анастасия Павлова №3 мәктәп

 

Шулай итеп, Ленар Газыев һәм Карина Киреевалар шахмат буенча Кубок ияләре булдылар. Башка еллардан аермалы буларак шашка ярышларында катнашучылар бик күп булды.

 

Ир-атлар арасында шашкада җиңүчеләр:

1урын Әнваәр Камалов Татар Мөшегесе мәктәбе

2урын Хафиз Хамматуллин Минзәлә театры

3урын Айнур Вагизов гимназия

 

Хатын-кызлар арасында:

1урын Резеда Камалова Татар Мөшегесе мәктәбе

2урын Светлана Суставова авыл хуҗалыгы техникумы

3урын Рузилә Фаррахова №1 мәктәп

 

Әнвәр Камалов һәм аның кызы Резеда Камалова шашка буенча Кубок ияләре булдылар.

Шахмат ярышларында икенче судья – Михаил Кукаркин ярдәм итте. Ике ярышларның да быелгы ачышы – “Татавтодор” оешмасыннан килгән Ленар Газыев җиңүче булырга да өлгерде, судьялык эшендә дә актив булды.

Иң өлкән уенчыбыз – 81 яшьлек Мозаффар абый Фаррахов булды. Күптәнге дусларыбыз Мөхәммәт абый Мукминов, Рәис абый Әхмәтов, Раффаел абый Ибраһимовларны күрүгә дә сөендек.

Авыл хуҗалыгы техникумыннан иң күп санлы уенчы катнашты. Рәмзил Бәдриев һәр студентын контрольдә тотып, көч биреп торды. №3 санлы мәктәп укучылары, гадәттәгечә, бик актив һәм призлы урыннарда. №1 мәктәп, Югары Тәкермән, Аю, Тат.Мөшеге мәктәпләре, гимназия, №2 һәм №3 мәктәп, педколледж, изолятор, “Татавтодор” оешмаларыннан уенчылар катнашты.

Үз чиратында, баш судҗя Әнвәр Камалов театр дирекциясенә ярышларны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Киләсе очлашуларга кадәр, хөрмәтле шахмат-шашка сөючеләр!

Нурсибә Адиева,театрның әдәби бүлеге мөдире. | 26.10.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру