Яңалыклар

Данлы исемнәр.

Минзәлә театрыннан Бөек Ватан сугышына 26 кеше китә: аның оештыручысы, беренче режиссеры һәм директоры Сабир Өметбаев, артистлар Мөхәррәм Зәйнуллин, Мидхәт Рафиков, Габдулла Шәрифҗанов, Мөхит Кичубаев, Тайфур Кичубаев, Нур Яһудин, Юныс Фарсин, Камал Халәпов, Сәет Шәкүров, Газиз Мөхәммәдиев, Фәридун Юнусов, Кави Фәхретдинов, Әдиятулла Газизуллин, Заһит Шакиров, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимов, Гомәр Бикмуллин, Сәхиб Мәүлиев, Габдулла Максутов, рәссам Рәүф Халиков, баянист Садыйков, парикмахер Краснов, сәхнә эшчеләре Кучкин һәм Борозна (исемнәре билгесез). Шуларның 12 се яу кырында ятып калган. Сугышка кадәр сәләтле һәм өметле рәссам булып үсеп килгән Рәүф Халиков Муса Җәлил белән яхшы дуслыкта була. Минзәләдә хәрби курсларда укыган чакта ул аның портретын яза. Минзәләдә М.Җәлил шигырьләрен аерым китап итеп чыгару өчен хәзерли башлый. Хәрби формадан төшкән фотосы кирәк була, ә шәһәрдә фотограф калмаган. Нишләргә? Мусаны театр рәссамы Р.Халиков белән таныштыралар. “М.Җәлилнең портретын Рәүф бик яхшы эшләп бирде. Портрет Мусага ошады һәм ул аны үзе белән алып китте”-дип искә ала рәссамның хатыны Оркыя ханым. Р.Халиков сугышта хәбәрсез югала. Талантлы артист Габдулла Шәрифҗанов 1942 елда фронтка китә, 1946 елда “Кызыл Йолдыз” ордены һәм берничә медаль белән театрга кайта. ТАССРның халык артисты Мөхит Кичубаев каты яраланып, контузияләнеп 1942 елда Минзәләгә кайта. Солдатлар өчен иң югары бүләкләрнең берсе –III нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Артист Тайфур Кичубаев 1941 елдан башлап сугышның соңгы көннәренә кадәр алгы сызыкта сугыша. Башта отделение командиры, соңыннан взвод командирының урынбасары өлкән сержант Т.Кичубаев Иделдән башлап Румыниягә, Венгрия аша Чехословакиягә кадәр барып җитә. Күрсәткән батырлыклары өчен “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Кыяфте белән рус шагыйре А.Блокка ошаган зур талант иясе һәм олы йөрәкле кеше, артист Газиз Мөхәммәдиев инде 30 нчы елларда Шоңкар театрында уйнап танылып өлгерә. Бөек ватан сугышы башлангач ул, офицер буларак, башта хәрби сборларда укыта. Курслар тәмамлангач, Г.Мөхәммәдиев фронтка китә һәм сугыш кырында ятып кала. 1934 елда Чистай театрына директор итеп билгеләнгән Юныс Фарсин Минзәлә театрын оештыру эшенә күп көч куя. Сугышка 1943 елда Минзәләдән китә. 1945 елда театрга кайтып, тиздән сәнгать идарәсе тарафыннан Мамадыш колхоз-совхоз театрына художество җитәкчесе һәм директоры итеп күчерелә. Казанда театр техникумын тәмамлап бераз Баку татар театрында эшләп алган, аннары С.Өметбаев чакыруы буенча Минзәләгә кайткан Мидхәт Рафиков үзен талантлы артист, шәп биюче итеп таныта. Сугышта алгы сызыкларда булып, һөҗүмнәрнең берсендә батырларча һәлак була. Сугышка театрдан китеп Курск дугасында алган авыр яраларыннан бер еллап госпитальдә ятканнан соң артист Камал Халәпов 1944елда Минзәләгә кайта. “Ул, бер аягы протез булса да, мизансценаларны төгәл иттереп, образларга хас булган хәрәкәтләрне табып куя белә иде. Спектакльләрдә яңалык табарга тырыша иде,”-дип искә ала артист К.Еникеев. 1946 елда Әлмәт театрына сәнгать җитәкчесе итеп күчерелә. Минзәлә театрына Әдиятулла Газизуллин Әбүәп Авзалов белән бергә Күзкәй татар колхоз-совхоз театрыннан киләләр. Театрда Әдиятулла баянчы булып эшли. “Ул тавышсыз иде... Пышылдап кына сөйләшә иде. Сугыш башлангач, сөйләшә башлады”- дип искә алалар театр ветераннары. Көтмәгәндә “Сугыш башланды” дигән хәбәр Ә.Газизуллинга тетрәндергеч тәэсир итә һәм ул чынлап та кычкырып сөйләшә башлый. Гармунын театрда калдырып сугышка китә һәм шунда һәлак була. Артист Мөхәррәм Зәйнуллин 1941 елдан 1946 елга кадәр сугышта катнаша. Башта Баренц диңгезендә хәрби диңгезче була, аннан соң десантчылар арасында Ватаныбызның башкаласы Мәскәү өчен барган каты сугышларда катнаша. Офицерларга бирелә торган “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Мәскәүдән соң – Гомель, Балтик диңгезе... Күкрәгенә “Батырлык өчен” һәм башка медальләр өстәлә. Сугыш беткәч Мөхәррәм Зәйнуллин кабаттан Минзәлә театрында эшли башлый. Артист Сәет Шәкүров элемтәче – разведчик булып төрле фронтларда батырларча сугыша. “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры булып театрга эшкә кайта. Шулай ук артист Нур Яһудин “Дан” ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Театрны оештручы Сабир Өметбаев сугыш башлану белән Тын океан флотына алына. Ул хезмәт иткән диңгез бригадасын фашист илбасарларын Мәскәүгә бару юлыннан туктату өчен иң авыр участокларның берсенә билгелиләр. Озын сугыш юлларын узар лейтенант Сабир Өметбаев ... Бу юллар аны Мәскәүдән башлап, фашист Германиясе җиренә кадәр алып барырлар. Воронеж һәм Харьков, Киев һәм Винница, Чехославакия һәм Германия... Сугыш кырыннан сафлары сирәгәеп, иҗади хезмәткә сусап кайткан ир кешеләр театр эшенә яңа дәрт белән тотыналар. Беренче булып театр “Берлиннан 40 чакрымда” исемле әсәрне Сабир Өметбаев җитәкчелегендә әзерли. Артистлар бу спектакльне сугышта киеп йөргән гимнастеркаларында уйныйлар. Тормыш дәвам итә... Фәрит Хәбибуллинның “Минзәлә татар дәүләт драма театры” китабыннан әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева әзерләде.

--- | 06.05.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру