Яңалыклар

Дүрт көн бәйрәм.

Һич арттыру түгел, быел узган “Идел-йорт” үзешчән театр коллективларының XV регионара фестиваленең Минзәлә зонасы туры аеруча югары дәрәҗәдә узды.

     Фестивальнең беренче көнендә Мөслим районы Мәдәният йорты халык театры коллективы Р.Сабырның “Абага алмасы ачы була” дигән драмасы белән (режиссеры Зөлфия Фәхертдинова) тамашачыларыбызны көләргә дә, еларга да мәҗбүр иткәнгәме, халык дүрт көн буена башка үзешчән коллективларны да карарга агылып йөрде. Беренче көннән үк югары нотадан башланып киткән бәйрәм шулай матур булып дәвам итте.

     Актаныш районы Киров авылы халык театры Ә.Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасы (режиссеры Алсу Хуҗина) белән көчле сәнгать әсәре күрсәтте. Мөслимлеләр һәм актанышлылар стабиль рәвештә ел саен яхшы әсәрләр, яхшы режиссура, яхшы уен белән аерылып торалар.

    Яшерен-батырын түгел, узган бер-ике елда Сарман районы Мәдәният йорты халык театры бераз йомшаграк чыгыш ясады. Быел исә Ф.Садриевның “Әхти, егетләр!” комедиясен водевиль буларак күрсәттеләр. Әлмәт театры артисты Эдуард Латыйпов сәхнәләштергән әлеге әсәр чынлап та водевиль булып өлгергән. Җырлы-биюле, Фоат Садриев әсәрләренә хас булганча камил телле “Әхти, егетләр!” комедиясе халыкны рәхәтләнеп ял иттерде. Афәрин, сарманлылар!

      Үзебезнең Тауасты Байлар авылы Мәдәният йорты халык театры Н.Гаетбаевның “Аты барның-дәрте бар” комедиясе (режиссеры ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре М.Гайниева) белән фестивальне йомгаклады. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде, бу турыда театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов шаяртып та алды: “Утырып торырга залда урын тапмадым бүген,”-диде.

    Куючы режиссеры А.Сәхәбетдинов, ТРның халык артисткасы Р.Муллина, артист И.Закиров, Россиянең театр эшлеклеләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре К.Саттаров, Язучылар Союзы берлеге рәисе урынбасары Г.Каюмов  составындагы жюри коллективларның хезмәтенә үз бәясен куйды, төрле номинацияләрдә Мактау Грамоталарын тапшырды. Ләкин һәр спектакль ул-уртак хезмәт җимеше һәм үзешчән артистларыбызның һәммәсе мактауга лаек. Алар күзгә күренеп елдан-ел остара, шомара баралар. Араларында бик яшьләре дә, шактый өлкән яшьтәгеләре дә бар. “Халык театрларының атасы” Камил Саттаров әйтүенчә быел приоритет Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күрсәтелгән әсәрләргә бирелә. Болар исә Мөслим һәм Актаныш районнары коллективлары әсәрләре. Кайсысы Казанда чыгыш ясау турында соңрак билгеле булачак.

     Бик зур рәхмәт тамашачыларыбызга! Бер генә коллективны да аерып алмыйча, һәммәсенә кирәк урында көлеп яки елап, кирәк урында кул чабып утырдылар, залдан репликалар әйтеп, уйнаучыларга көч биреп тордылар. Бик озын булырдай дүрт көн сизелмичә дә үтеп китте, күңелдә исә бәйрәм хисе, бәйрәм рухы калды.

 

 

Нурсибә Адиева,

                                     Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

 

--- | 08.04.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру