Сәхнәнең тузаны да шифалы
Халыкара театр көнендә Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында “Тантана” премиясен тапшыру матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге бүләкне гамәлгә керткәнгә биш ел тулган икән инде. Тантана, гадәттәгечә, академик рухта, зәвыклы, шул ук вакытта төртмәле дә үтте. Актерлар үз бәйрәмнәрендә шаян рухта күңелдәгесен әйтеп калырга тырыштылар.
Хәер, артистларның гына түгел, театр сөючеләрнең дә бәйрәме бу. Әнә шуңа күрә залда республика театрлары вәкилләре дә, сәнгать әһелләре дә, гади тамашачы да бар иде. Алар барысы да тантана башланганчы ук премия күләме белән кызыксындылар. Алып баручылар Искәндәр Хәйруллин һәм Рамил Вәҗиев чараның беренче минутларында ук бу сорауга ачыклык кертте. Инфляция күләмен исәпкә алып һәм кризисны күз уңында тотып, премия күләме нәкъ былтыргыча 50 мең сум икән. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәннәр бит. Бернигә дә карамастан, көрәш шактый кызу барды. Алучылар сәхнәгә кош тоткандай очып менсә, калучыларның үпкәсе сизелмичә калмады. Хәтта кайберәүләренә махсус призлар эләксә дә.
Әдәбият елы булганлыктан, “Тантана” конвертларын язучы, шагыйрәләр ачты. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, мәсәлән, дебют номинациясендә җиңүче Венера Протасова (опера һәм балет театры солисты) белән Алинә Мөдәррисованы (Әлмәт театры артисты) котлады. Чарада иң яхшы курчак театры актеры (Татьяна Салихова, Чаллы), икенче пландагы ир-ат ролен иң оста башкаручы (Марат Хәбибуллин, Әтнә), икенче пландагы хатын-кыз ролен оста башкаручы (Галина Юрченко, ТЮЗ) ачыкланды. Ә “Намус һәм тугрылык” номинациясендә Александр Купцов (ТЮЗ) билгеләп үтелде. Станиславский әйтүенчә, кечкенә рольләр юк, кечкенә актерлар гына бар. Эпизодик рольне иң оста башкаручыларны барлаганда, алып баручылар олуг остазның әнә шул фикерен искә төшерде. Бу номинациядә Ленар Миңнемуллин (Минзәлә театры) җиңде.
Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы дип Г.Камал театры артисты Дания Нуруллина исемен атагач (Ф.Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектаклендәге Карчык образы өчен), зал аягүрә басып алкышлады. Бу – икеләтә тантана, беренчедән, бүләккә лаек булдыгыз, икенчедән, зал Сезне бу бүләккә лаек дип тапты, диде алып баручылар. Ир-ат ролен иң оста башкаручы дип исә Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов табылды.
Конверт ачарга менүче әдипләрдән Ркаил Зәйдулла сәхнәнең тузаны да шифалы дип расларга тырышты. Моны дәлилләү өчен, ул булган хәлне мәзәккә әйләндереп сөйләде. Берзаман Ирек Баһманов Камал театрының элеккеге җитәкчесе Шамил Закиров бүлмәсенә ешлаган икән. Шамил абый бер түзгән, ике, ә өченче юлы: “Ирек абый, нишләп йөрисең һәр көнне, рольләрең дә юк бит бу арада?” – дип сорарга мәҗбүр булган. Ирек абый исә, сәхнә исен иснәргә киләм, дип җавап биргән. Шуннан Шамил Закиров, култыклап, сәхнә артына алып барган: “Менә монда сула, монда аның иң шифалысы”, – дигән. Ркаил Зәйдулла, шуннан соң Ирек Баһмановның рольләре арткандыр дип әйтә алмыйм, әмма гомере озынайды, дип бетерде. Сәламәтлектән дә зуррак нәрсә юк шул бу дөньяда. Быел арабыздан вакытсыз киткән сәхнә әһелләрен искә алганда, тамашачы ирексездән шулай уйлады. Габделфәрт Шәрәфиев, Әнисә Таһирова, башкаларны да матур сүзләр белән искә алдылар.
Шагыйрь Равил Фәйзуллин, тантана – бик зур сүз, диде һәм юктан гына тантана итеп булмавын искәртте. Шагыйрь фикеренчә, безнең җирлек тә, нигез дә бар. “Ел вакыйгасы” итеп “Кара пулат” риваять-операсы һәм “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт һәм С.Ваннус әсәрләре буенча) спектакльләре аталгач, моңа инандык.
“Тантана”да җырчы Салават Фәтхетдиновның игелекле эшен дә белдек. Баксаң, ул Шамил Закиров исемендәге премия булдырган икән. Аны инде өченче мәртәбә театрга тугрылыклы затларга тапшыралар. Быел бу премиягә режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизова лаек булды. Ул сәхнәгә гомеренең 45 елын багышлаган икән. Тыйнак ханым премияне: “Бүләк алу күңелле, аңа лаек булу авыр. Чөнки лаеклар бик күп. Мине шул кешеләр арасыннан сайлагансыз икән, бик зур рәхмәт”, – дигән сүзләр белән кабул итеп алды. Театр үссен, тамашачы аңа йөрсен өчен, илдә тынычлык булу кирәк, тикмәгә генә, ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә, дип әйтмиләр бит инде дип, Фәридә ханым ил-көнгә тынычлык теләде.
Ә менә “Хуҗа Насретдин” спектаклендәге Җиһангир хан роле өчен Татарстан Президентының мәдәниятне саклау һәм үстерү фондыннан махсус бүләккә лаек булган Илдар Хәйруллин жюридан тагын бер-ике ел китми торуларын үтенде. Баксаң, “Тантана”да алдан хатыны Алсу Гайнуллина, аннан улы Искәндәр билгеләп үтелгән, быел үзе лаек дип табылган икән. Оныкларым үсеп җитә, шуңа әйтүем, дип йомгаклады ул сүзен. Артист һәм остазның канәгатьсезлек белдерүе идеме бу, рәхмәт әйтүеме – кем ничек аңлады инде. Шулай да, аңламассың бу артистларны...
(“Ватаным Татарстан”, /№ 46, 31.03.2015/)
|