![]()
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Ә.Авзалова исемендәге җырчылар конкурсы дипломанты Ленар Миннемуллин “Эпизодик роль” номинациясендә К.Мәргәннең “Шомбай” комедиясендәге Мәмәтәй роле өчен “Тантана” театраль премиясе лауреаты булды. Республиканың “Тантана” премиясе быел бишенче тапкыр, театрларның еллык иҗат нәтиҗәсе буенча бирелә, премия суммасы да шактый саллы. Ленарны чираттагы зур уңышы белән котлыйбыз, яңа иҗади үрләр телибез! Нурсибә Адиева, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире
|
--- | 30.03.2015 |