![]() Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры якын дусларыбыз һәм коллегаларыбыз Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында әлмәтлеләргә репертуардагы дүрт әсәрне күрсәтте. К.Мәргәннең “Шомбай” комедиясен, Р.Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасын, “Чуртан кушуы буенча” курчак спектаклен, “Морозко” әкиятен биредә бик җылы кабул иттеләр. Әлмәт театры директоры Ф.Б.Исмәгыйлева һәм Минзәлә театры директоры Р.Ш.Шәймәрдановлар тамашачылар алдында чыгыш ясап ике театрның үзара дустанә мөнәсәбәтләре, иҗади планнары турында сөйләде. Гастрольләрнең икенче көнендә театрыбыз артистлары һәм хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә җирләнгән Минзәлә театрына нигез салучы, беренче ржиссеры һәм директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның каберенә чәчәкләр куйды.
Нурсибә Адиева, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире
|
--- | 23.03.2015 |