Яңалыклар

Рөстәм Зиннуров: “Мин яшь әле”

 Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына узган сезонда аяк баскан егетләр-кызлар тамашачы күңеленә үз сукмакларын сала башлады. Бүгенге әңгәмәдәшем “Морозко” яңа ел әкиятендә Убырлы карчык образы белән танылып киткән өметле  яшь артистларыбызның берсе – Рөстәм Зиннуров.

-         Туган җирең, гаиләң турында берничә сүз әйтеп кит әле, Рөстәм.

-         Мин Татарстанның иң матур поселокларыннан берсе-Кукмарада туып үстем. Мәһабәт таулары, итекләре, металл табак-савытлары белән дан тота Кукмара.

Гаиләбез чагыштырмача зур түгел. Әтием Илһам евроремонт ясау буенча белгеч, әнием Равия өйдә хуҗабикә, апам Динара сатучы, миннән кече энем Сәет балалар бакчасына йөри, рәссам булам дип хыяллана. 5 яшьлек Аянна (апамның кызы) да минем бик якын кешем. Зурларча фикер йөртә, миннән киңәшләр сорый ул. Апам белән икесе дә көнчыгыш биюләре белән мавыгалар. Үскәч тә мин аның дусты булып калырмын, дип уйлыйм.

-         Театрга килү белән уңышларга ирешү синең өчен көтелмәгән хәл булдымы, әллә моны гадәти нәрсә дип кабул иттеңме?

-         “Морозко” әкиятендәге Убырлы карчык образы көтмәгәндә Минзәләдә популярлашып китте. Интернет челтәрендә миңа яхшы сүзләр әйтүчеләргә барысына да зур рәхмәт. Дөресен әйтәм, көтелмәгән хәл иде һәм шуның белән дә шатлыгы, куанычы чиксез булды. Киләчәккә зур стимул бирде.

-         Мәктәптә укыганда билгеле бер һөнәр иясе булам, шул өлкәдә эшләрмен дип үзеңә максат куйган идеңме?

-         Башлангыч классларда укыганда ук дус малайларым космонавт, футболист булам дип хыялланган вакытта мин артист булам дидем. Һәм шул юлдан башка якка тайпылмадым.  (елмая). Кукмара халык театры җитәкчесе Рамил абый Сәләхетдиновка үз юлымны табуда ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен.

-         Ә иҗат кешеләре арасында берәр үрнәк шәхесең бармы?

-         Джим Керри һәм Леонардо Ди Каприо. Аларның һәр образы ышандыра, үз йөзе, үз стильләре бар.

-         Талант төшенчәсен син ничек аңлыйсың?

-         Талант ул кешенең башкалардан аерым булган гайре табигый сыйфатлары ачылу. Монысы фән теле белән әйткәндә. Тик талантны вакытында күреп алырга, үстерергә һәм гел көч куеп баетып торырга кирәк. “Ялкау ятыр, бәхете артыр” дигән татар халык мәкале белән килешмим мин.

-         Рөстәм, син кучкар йолдызлыгы астында туган егет. Кучкарларның ябык капканы да бәреп ача торган холкы бар. Сиңа ул хасмы?

-         Бик кызыклы сорау. Әйе, хас, дип җавап бирәм. Үз максатыңа тырышып, тырмашып ирешергә кирәк дип аңлыйм. Бүгенге көндә мин проффесиональ театрда эшлим-ә кайчандыр хыялым гына иде. Димәк, үҗәтлегем көчле.

-         Тормышта сине нәрсә рухландыра?

-         Гаиләм, якыннарым. Чөнки аларның миңа өметләре зур икәнен һәрчак тоеп яшим.

-         Рөстәм Зиннуров дигән өметле яшь артистка, 18 яшьлек егеткә нинди кызлар ошый икән?

-         Һәркем үз идеалын эзли бит. Минем очракта ул хәлеңне аңлый торган, аралашучан, көнләшми торган зифа буйлы озын чәчле кыз. Акылың алтын икән, бигрәк күпне өмет итәсең, дисезме? Юк, хыялымдагы кызны барыбер табармын, дип уйлыйм.

-         Нәрсәгә омтыласың? Киләчәккә планнарың белән уртаклаш әле.

-         Тормыш – яшәешемнең мәгънәле булуына омтылам. Планнар исә наполеонча – яңа рольләр, иҗади үсештә булу. Кинога төшәсем килә, Американы күрәсем килә. Мин яшь әле, барысына да өлгерермен дип уйлыйм.

-         Рәхмәт, Рөстәм, уңышлар сиңа!

 

 

Әңгәмәдәш – Нурсибә Адиева,

 театрның әдәби бүлеге мөдире.

 

--- | 07.02.2015
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру