![]() 30 май – 3 июнь көннәрендә башкалабыз Казанда унынчы “Нәүрүз” халыкара фестивале булып узды. Театр коллективлары фестивальга Россиянең 9 төбәгеннән һәм 8 чит илдән килгән. Якутия, Төркия, Әзербайҗан, Молдовия, Дагестан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, үзебезнең Рәсәйдән һәм Татарстан театрлары белән берлектә Минзәлә театры кунак буларак чыгыш ясады. Әле күптән түгел генә Минзәләлеләргә премьерасы күрсәтелгән Л.Воронның “Акча! Акча? Акча...” комедиясе фестиваль кунакларына һәм тәнкыйтьчеләргә тәкъдим ителде. “Акча! Акча? Акча...” спектаклен Казанда күрсәтү имтихан тоту кебек булды. Тамашачыларга яңа төрле, кызык эчтәлекле, эротик характердагы спектакль карау көтелмәгән булды. Театр тәнкыйтьчеләре сәнгать фәннәре кандидаты, “Золотой конек” халыкара фестивале арт-директоры Михкова Ирина, Санкт-Петербургның “Петербужский театральный журнал” ның баш мөхәррире Стоева Надежда, Г.Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Сабирова Алина спектакльгә, артистларга карата үз фикерләрен, киңәшләрен әйттеләр. Театр тәнкыйтьчеләре белән истәлеккә фотога Әлбәттә тәнкыйтьче булгач тәнкыйть сүзләре булды. Безнең театрга ТР Министрлыгы тарафыннан Г.Исхакый әсәрләрен киң пропагандалаган өчен Гаяз Исхакый премиясе тапшырылды. Фестивальның ябылу тантанасы 3 июньдә Казанның Мирный бистәсендәге ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының уку-өйрәнү үзәге мәйданда оештырылган иде. Тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанда шундый мәртәбәле фестиваль уздырылуы безнең өчен зур бәхет, чөнки мондый очрашуларга бик сусаганбыз, Татарстаныбызда, төрки халыкларның бер кисәге буларак, үзебездә якын кардәшләребезне кабул итә алуыбызга бик шатбыз, диде. Мәйдан уртасындагы махсус корылган сәхнәдә төрле театрлар вәкилләре, Татарстан артистлары җырлый, бии, спектакльләрдән өзекләр күрсәтә. Мәйданның бер ягында кашыкка йомырка куеп узыша, көянтә-чиләк белән су күтәреп чабыша, аркан тартыша, кул көрәштерә… Безнең театр коллективы уеннарда бик актив катнашты. Татарча көрәштә 80 кг. кадәр Илназ Хисматуллин, армреслингта Муллина Рәзилә, капчык сугышында Р.Биктаһиров, сулы чиләк белән йөгерүдә Р.Муллина 1 урынга ия булдылар. Әсәрнең тәрҗемәчесе Р.Зәйдулла белән |
Л.Гәрәева | 07.06.2011 |