![]() Арабыздан Минзәлә театры артисткасы, атаклы Җиһаншиннар плеядасының якты вәкиле, Татарстанның атказанган артисты Роза Мөхәммәтулла кызы Җиһаншина китте. Роза Җиһаншина 1930 елның 27 октябрендә Пермь өлкәсе Щучье Озеро районының Урәзмәт авылында укытучы гаиләсендә доньяга килә. 1947 елда Казан театраль училищесына укырга керә. 1951 елда укуны тәмамлап Минзәлә театрына эшкә җибәрелә. Үзенең озын иҗат гомерендә татар, рус, чит ил классик драматургияләрендә бербөтен образлар галереясын иҗат итә. Ул образлар арасында А.Островскийның “Гапсездән гаеплеләр”ендә Аннушка, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә малай, Н.Арбанның “Кара бүре”сендә Аннуш, Б.Нушичның “Иң гади кеше”сендә Зорька, Н.Анкиловның “Мин-солдат хатыны”нда Клавдия, Ә.Гаффарның “Язлар моңы”нда Сара, Р.Ишморатның “Хикмәтле Сәйфи”ендә Хәерниса һәм башка бик күп рольләр бар. Иҗат дипазоны һәм амплуасы киң булганлыктан, Р.Җиһаншина рольләрен тәфсилләп, күңел биреп эшләде. Иҗаттагы һәм хезмәттәге уңышлары өчен “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, 1985 елда аңа “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Алар тормыш иптәше, Татарстанның атказанган артисты Әхмәдиша Җиһаншин белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Яраткан артисткабыз Роза Мөхәммәтулла кызы Җиһаншинаның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
|
--- | 23.09.2014 |