Яңалыклар

“Нәүрүз” III халыкара фестиваль –форумнан кайттылар.

  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов җитәкчелегендә артистлар Руслан Әхмәтҗанов, Чулпан Бәдретдинова, Илсинә Миңнемуллиналар башкалабыз Казанда узган III “Нәүрүз” театраль – белем бирү фестиваль – форумыннан кайттылар.

   Быелгы “Нәүрүз” беренче тапкыр театр сәнгатендә ритуальлек темасына багышланды. Чараның географиясе киң булып, Австрия, Бангладеш, Белорусь, Бельгия, Германия, Греция, Россия, Словакия, АКШ, Франция кебек илләрне колачлады: анда 150 дән артык артист катнашты. Фестиваль -форум кысаларында 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция уздырылды. 15 педагог артистларга мастер-класслар бирде.

   Бер атна дәвамында Минзәлә театры артистлары төрле педагогларда шөгыльләнде. Руслан Әхмәтҗанов Германиядән килгән Юрий Альшецта актерлык осталыгы буенча СТД бинасында белем алды. Эш нәтиҗәсе өзекләр күрсәтү белән төгәлләнде.

   Чулпан Бәдретдинова белән Илсинә Миңнемуллина Курчак театры бинасында Грециядән килгән Дмитрий Тиамиста укыдылар.

   Режиссерыбыз Дамир Самерханов ТГПУ бинасында Европа театры тарихы буенча Глеб Ситковский лекцияләрен, Камал театры бинасында танылган театраль тәнкыйтьче Надежда Степанованың лекцияләрен тыңлады.

    П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театрының “Хыялдагы Зәңгәр диңгез ярым”, “Олонхо” театрының (Саха – Якутия Республикасы) “Удаган кызлар” һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Җәйнең бер көнендә”, “Банкрот”, “Мулла”, Ярославль шәһәренең Волков исемендәге рус драма театрының “Дом Бернарды Альбы” спектакльләрен карап, илһамланып, белем туплап, иҗат итәргә дәрт белән кайттылар. Нәтиҗәләрне яңа спектакльләрдә күрербез.

                                     Нурсибә Адиева,

                                     Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

--- | 11.06.2014
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру