Яңалыклар

Минзәлә театрында эшләүче кукмаралылар белән горурландык

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры кукмаралыларга башкорт драматургы Рәлиф Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” дигән спектаклен тәкъдим итте. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаенан әлеге әсәрне сәхнәгә якташыбыз, яшь режиссер Дамир Сәмерханов куйган.

...Алга, бары тик алга! Кулларына автомат тоткан берсеннән-берсе яшь егетләр төтен һәм ядрәләр яңгыры астында алга шуыша. Ач, хәлсез солдатларның саны да бармак белән генә санарлык калган. Дошман пулясы әле берсенең, аның артыннан икенче-өченчесенең гомерен өзә. 18 яшьлек Ильясны исә снаряд кыйпылчыгы бөтенләй аяксыз калдырган. Сугыш кырында берьялгызы каңгырап ятучы егетнең, үз янына килгән Газраилгә күзләрен тутырып: “Минем яшисем килә!” - дип җанны өшетерлек, үзәкләрне өзәрлек итеп ачыргалануы йөрәкләрне телгәли. Әйе, ишетә аны Газраил, сүзен тыңлап, гомер бирә. Әмма егетнең әле күрәселәре алда икән – “улың үлде” дигән кара кәгазь алган газиз әнкәсе баласы белән моннан ярты ел элек үк хушлашкан, ашларын уздырып, хәерләр биргән, колхоздан өч килограмм он да алган. Сөйгән кызы Нуриягә дә аяксыз Ильяс нигә кирәк?! Әти-әнисенең сүзен тыңлап, эне-сеңелләрен ачлыктан, ялангачлыктан йолып калу өчен авылның рәисе, үзеннән шактый олы яшьтәге Мәхмүткә кияүгә чыккан. Киләчәккә булган матур хыяллар белән туган йортына кайткан егетне өметсезлек биләп ала, аның хис-кичерешләрен хәтта аңлатып та бетерерлек түгел. Өстәвенә Газраил дә яныннан китми – алда ни күрәсен сөйләп тора, үзе белән барырга кыстый. Озак та үтми, Ильясның әнисе үлә, ирләр шикелле эчеп-сүгенеп йөрүче Һәдия исемле кыз белән корылган гаиләсе дә таркала. Чукырак һәм телсезгә салынып йөргән бер сатлыкҗан авылдашлары аркасында ике дусны, шул исәптән төп геройны да, халык дошманы дип, ун елга төрмәгә ябалар. Чәчләре чаларып, олыгаеп иреккә чыккач та адым саен гаделсезлек белән очраша солдат. Чәй эчәргә кергән җиреннән куып чыгару, яшьләрдән мыскыллау сүзләре ишетү дисеңме – берсе дә калмый. Берсенең: “Сезнең җиңү кирәк түгел иде безгә. Ичмасам үлеп тә бетмисез бит. Машина – сезгә, фатир – сезгә, кая барсагыз да чиратсыз керү – сезгә!” – дип коточкыч тавыш белән җикеренүенә түзә алмый, ветеран, йөрәген тотып җиргә егыла. Аның башкача бу дөньяда яшисе килми. “Җанымны ал!” – ди ул Газраилгә. Тегесе исә:

-Дога укысаң, исән калырсың, - дип үз юлы белән китеп бара.

Спектакль Ильясның моңлы, җанга үтәрдәй итеп укылган догасы астында төгәлләнә. Бу рольне якташыбыз, Вахит авылы егете, Дамир Сираҗиев исемендәге премия, Әлфия Авзалова исемендәге җырчылар конкурсы лауреаты Ленар Миңнемуллин башкарды. Ленар Минзәлә театры коллективында әле алтынчы елын гына эшләсә дә, инде дистәдән артык спектакльдә уйнап, үзенең талантын күрсәтә алды. Күпләр аны “Җырланмаган җырым син”дә – Зиннәт, “Мулла”да – Әмир, “Бер картлыкта, бер яшьлектә” спектаклендә Искәндәр рольләре аша да беләдер. Ә менә “Тилмереп дога көткәннәр” әсәре яшь артист өчен үзенең якташлары алдында тагын бер кат сынау бирү булгандыр, мөгаен. Ул үз ролен шулкадәр тырышып, җиренә җиткереп уйнады ки, кайбер урыннарда хәтта инә өстендә утыргандай булдык. Ленарның моңлы итеп җырлавы исә образны тагын да баетты, үзенчәлекле бер төсмер өстәде.

Әсәрнең халык тарафыннан яратып кабул ителүендә спектакльне сәхнәгә куйган якташыбыз Дамир Сәмерхановның өлеше чиксез зур. Дамир – Кукмара егете. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укып, артист һәм режиссер дипломнарын алганнан соң, ике дә уйламыйча, Минзәлә театрына эшкә китә ул.

-Кечкенәдән сәхнәне үз иттем, - ди Дамир. – Балачак хыялым чынга ашты. Мин хәзер үзем дә театрның баш режиссеры булып эшлим. Коллектив дус, бердәм. Кайсы гына артистны алсаң да, менә дигән итеп баш рольне уйнарга сәләтле. Минзәлә театрында якташларым да күп. Алар белән эшләү минем өчен икеләтә сөенеч. Тумышы белән Кәркәүч авылыннан булган райондашыбыз, Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рөстәм Муллинны белмәүчеләр сирәктер. Ул инде театрда дүрт дистә елдан артык эшли, барлык спектакльләрдә диярлек баш рольләрне башкара. “Тилмереп дога көткәннәр” әсәрендә Рөстәм абый Нуриянең әтисе – Миңгол образын уйнады. Спектакльдә авыл кызы ролендә тагын бер якташыбыз, яшь артистка, Зур Сәрдек авылы кызы Зилия Хөсәенова да катнашты. Зилия әле театрда беренче елын гына эшли, шулай да “Маша һәм Аю. Яңа маҗаралар” дигән спектаклендә төп роль - Машаны бик остаитеп башкарып, яшь тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итә алды ул. Вахит авылы егете Ленар Миңнемуллин безгә Казан театр училищесын тәмамлап килгән иде. Ленар “Тилмереп дога көткәннәр”дә дә спектакльнең башыннан ахырына кадәр язмыш сынауларына бирешмәүче, туры сүзле солдат ролен “бишле”лек итеп уйнап чыкты.

Беренче минутыннан ук тәннәрне куырып, тез буыннарын калтыратып үз эченә бөтереп алып кергән спектакльне район халкы тын да алмый тамаша кылды. Ике сәгать дәвамында һәркем геройлар белән бергә моңланып, аларның кичерешләрен үз йөрәге аша уздырды. Әсәр тәмамланганнан соң да таралышмыйча, артистларны аягүрә басып алкышлаулары үзе үк шуңа ишарә.

 

Хезмәт даны” Кукмара район  гәҗите
Алсу ИДРИСОВА

26.05.2014

 

--- | 27.05.2014
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру