![]()
Әлеге егетне Минзәлә урамында очратсагыз, сез аңа игътибар итмичә генә узып китмисез. Күз карашы, үз-үзен тотышы, киенүе белән ул башка яшь кешеләрдән аерылып тора. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты ИЛЬЯС ЗАКИРОВ тумышы белән Чистай районы Дүрт Өйле авылыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссерлык факультетын тәмамлаган. Тирән белемле, итагатьле егетне театр коллективы тиз арада үз итте. Ә.Гаффарның “Бер картлыкта, бер яшьлектә”дә Исрафил, Т.Җуҗәноглуның “Ташкын”ында Ир, И.Садыйковның “Хуҗа Насретдинның биш хатыны”ында Насретдин... Өметле яшь артистка режиссерлар җаваплы рольләрне ышанып тапшыралар. Ильясның уй-фикерләре, хыяллары турында аның үзе белән сөйләшеп алыйк. 1. Ни өчен артист? Нигә инженер, программист яки башка һөнәр иясе түгел! Артист булуымны әтием теләде. Ул яшь чагында үзе дә спектакльләрдә уйнап, концертлар куеп йөргән. 2. Уйнаган персонажыңнан нәрсәгә дә булса өйрәнәсеңме? Дөресен генә әйткәндә әлегә юк. Бәлки андый роль уйнаганым юктыр. Хәзерге вакытта китаптан күбрәк алам мин. 3. Минзәлә театрына кайтуың очраклымы, юкмы? Урыслар әйтә бит: «Никогда не говори, никогда» дип. Минзәлә театры белән нәкъ шулай булды. «Мин беркайчан да Минзәлә театрына бармыйм» дип әйткән идем… Театрга мине хәзерге баш режиссер Дамир Самерханов чакырып алды. Ул минем укытучым. Ә иң беренче минем талантымны директорыбыз Роберт Шәймәрданов бәяләде. Бу хәл Камал театрынын кече сәхнәсендә Диплом спектакленнән соң булды. Мин Т.Миннулинның «Шажәрә» спектаклендә Профессор ролен уйнаган идем. Алар Дамир Мөдәрисович белән шул спектакльне карарга килгән иделәр. 4. Обаяние, шарм, алар синдә бармы, үз фикеренчә? Обаяние, шарм дигән төшенчәләр тамашачы күзлегеннән караганда әйбәтрәк күренә. Алар моны күбрәк бәяли. Мин узем сәхнәдә «дөрес яшәүне» («правда жизни») һәм гадилекне яратам. Гадирәк уйнаган саен катлаулырак, серлерәк булып күренәсең. Сәхнә этикасы булырга тиеш…һәрбер артистта. Обаяние минем уйлавымча шуннан башлана. Режиссер кушкан әйбер синең этикаңа каршы килә икән бу әйберне эшләмәскә артистның хакы бар дип уйлыйм. 5. Үзеңнең потенциалыңны ничек бәялисең? Син кубрэк нинди характерларны остарак уйнар идең? Мин күбрәк драма жанрында уйнар идем. Укытучым Наилә Хәкимовна Гараева әйткән иде: «Ильястан нинди герой-любовник чыксын, трагик ул» дип. Бер хыялым бар- Король Лирны уйныйсым килә. 6. Балачагың, гаиләң, туганнарың турында сөйләсәң иде. Балачагым, гаиләм турында яратмыйм сөйләргә. 7. Ильяс Закиров дигән артистны биш елдан сон ничек күз алдына китерәсең? Миңа күп тапкыр әйткәннәре бар «Синнән яхшы артист чыгачак» дип. Шулай буласына ышанам. Барысы да үземнән генә тора. 8. Хобби? Хоббием - китап уку. Язучы, галимнәр, корольләр һәм башкалар биографиясен укудан тәм табам. Яраткан әдәби авторларым - В. Гюго һәм Ч.Айтматов, Ф.Достоевский . Һәм обязательно футбол карау. Футболсыз яши алмыйм. 9. Хыялың? Хыялым әлегә ике әсәр кую: 1) «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев 2) «Не боюсь Вирджинии Вульф» 10. Яраткан афоризмың? «А судьи кто?» «Говорить хоть три минуты правду, три минуты… пусть потом убьют» «Платон мне друг, но истина дороже» Уңышлар сиңа! Иҗат юлың Минзәлә театры белән тәңгәл булсын!
Әңгәмәдәш – Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире |
--- | 20.05.2014 |