![]() Дамир Самерханов Киров өлкәсенең Малмыж районы Плотбище поселогында 1984 елның 16 маенда туган. 8 класстан Кукмара халык театрына йөри башлый. Театрга, сәнгатькә мәхәббәт шуннан башлана да инде. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач 2001 елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына Ф.Бикчәнтәев курсына укырга керә. 2009 елда Минзәлә театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Беренче иҗат җимеше Туфан ага Миңнуллинның “Мулла” драмасы. 2011 елда Л.Воронның "Акча? Акча! Акча..." комедиясен, 2012 елда Төрек драматургы Түнҗәр Җуҗәноглуның "Ташкын" драмасын, 2013 елда Р.Кинҗәбаевның "Тилмереп дога көткәннәр" драмасын, 2014 елда К.Мәргәннең "Шомбай" комедиясен сәхнәгә куйды. 2015 елда Р.Сабырның "Кирәкле кишер яфрагы" сатирик комедиясен сәхнәгә куйды. |