![]() Нурсибә Адиева 1972 елның 8 декабрендә Минзәлә районы Әтрәкле авылында туган. 1994 елда ул Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Әдәби бүлек мөдире буларак республика һәм район газеталары битләрендә аның театр тормышын яктырткан мәкаләләре даими рәвештә басылып иклә. Театрда уздырыла торган кичәләргә сценарийлар яза. Реклама, афиша, программалар, төрле бәйрәм һәм юбилейлар уңаеннан уздырыла торган кичәләр оештыру вазифалары да аның өстендә. |