![]() 1980 елның 24 августында Минзәлә шәһәрендә туган. Казан театр училищесының яктылык режиссурасы бүлегендә укып яктылык куючы белгечлеген ала. Театрда 1999 елдан эшли. Үз эшенең чын остасы - заман техникасын яхшы белә. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлады. Тамашачыларга ул артист буларак та билгеле. Р.Кинҗәбаевның "Айгырыңны үтечкә бир" комедиясендә Тәлгать, Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" драмасында Мөэзин , М.Галәүнең "Мөһәҗирләр" драматик новелласында писарь Федот һ.б. рольләрен башкарды. |