Коллектив

Исрафилов Әхнәф Муллагали улы

Туган көне: 1 гыйнвар 1951 ел
Туган урыны: Минзәлә районы Кичнарат авылы
Театрга 1971 елда килә
 Рольләре:

«Башмагым»    Х.Ибраһимов -   Хезмәтче
“Мария”    А.Салынский  -  малай
“Һәйкәл”    Ә.Баян  -  массовка
“Соңгы кара кош”    Г.Баһаветдинов  -  Сәнәкче
“Гарасат”    Г.Сабитов  -  массовка
«Җәмиләнең җенләнүе»    Ф.Садриев    Реж. – постановщик
«Безнең авыл Робинзоны»    Т.Миңнуллин    Реж. – постановщик
«Беренче театр»    Г.Камал    Реж. – постановщик
«Ир-баш, хатын-муен»    Р.Җиһаншина    Реж. – постановщик
«Тигезсезләр»    Ф.Әмирхан  -  Егет
«Җен алыштырган»    Т.Миңнуллин    Реж.- постановщик
«Хан кызы» (“Ханская дочь”)    Ризван Хәмид  -  Адашев
«Соң инде»    Г.Каюмов  -  Психолог, Альберт, Рәшит
«Айгырыңны үтечкә бир»    Р.Кинҗәбаев  -  Күсәк Чынтимер
«Сихерче» (“Ясновидящая”)    Нәбирә Гыйматдинова  -  Батыр әкә
“Гаугалы никах” («Филумена Мартурано»)     Эдуардо де Филиппо (Г. Каюмов тәрҗемәсе)    Адвокат – Ногелло
«Айгырыңны үтечкә бир»    Р.Кинҗәбаев  -  Илшат
«Ашыгасын, Сафа!»     Э.Ягудин  -  Вакыйф
«Кызлар нигә елый?»    Ф.Бүләков   -  Гайсар
«Акча кемгә кирәкми?!» (“Всем нужны деньги”)    М.Мөсифуллин  -  Закирҗан
«Яр»    Б.Сәлахов  -  Бабай
“Подарки Бабушки Яги”    А.Попов  -  Дед Мороз
«Поп һәм аның ялчысы Балда»    А.Пушкин  -  Олы шайтан (реж. – постановщик)
“Исәнмесез”    Т.Миңнуллин  -  Ирек
«Тәүфикле песи»    Һ.Такташ  -  Реж. - постановщик
«Остазбикә» (“Во имя любви”)    Гаяз Исхакый  -  1-нче абруйлы карт, ата
“Сөннәтче бабай”    Г. Исхакый  -  Арбах
«Яратылыш» (“Меченая любовь”)    М.Гыйләҗев  -  Зөбәрҗәтнең әтисе
«Сказка  про волшебный ключ, Ивана-богатыря и Кощея – злого заморского царя»    Н.Гиппиус, М.Туберовский, И.Тиручин  -  Заяц
«Җиденче кияү»    Х.Ибраһим  -  Ассистент режиссера
“Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары” (“Приключения Чапи и Тапи”)    Л. Лерон  -  Мыргали
“Мөһаҗирләр” (“Беженцы”)    Мәхмүт Галәү  -  Доктор
“Гашыйклар кәмите” (“Комедия  влюбленных”) Рабит Батулла  -  Гөлшәриф
“ Җырланмаган җырым син” “ Сокровище певучее»    Аманулла  -  Тәхәү
“Мулла”    Т.Миңнуллин  -  Бәдретдин, Сәләхетдин
“Күзләреңнән үбеп”    Р.Харис  -  Лейтенант
“Бер картлыкта, бер яшьлектә”    А.Гаффар  -  Гөзәер
“Сөннәтче бабай”    Г. Исхакый  -  Ишан, автор
“Маша һәм Аю. Яңа маҗаралар”    инсценировщик – Гареева Эльмира Хаматхалиловна  -  Почтальон Печкин, Охотник
“Тилмереп дога көткәннәр... ”    Р.Кинҗәбаев  -  Газраил
"Шомбай" К.Мәргән - Мулла

 "Йолдыз егет" О.Уайльд - икенче урман кисүче

"Кирәкле кишер яфрагы" Р.Сабыр - Райком секретаре


  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру