Сценографиядә уңышлы итеп эшләнелгән. Музыканы да дөрес сайлаганнар. Спектакль тәнәфессез зур уңышлар белән барды. Монда режиссер Зиннур Сөләймановның аеруча да өлеше зур.
Спектакль беткәч тә тамашачылар аларны озак алкышладылар. Әгәр дә шунда театр сөючеләрне артистлар белән таныштырып китсәләр бик яхшы булыр иде. Чөнки халык үзләренең яраткан актерларын белергә тели. Ә бу юлы минзәләлеләр тамашачыларны бу бәхеттән мәхрүм иттеләр. Уңышлар Сезгә хөрмәтле артистлар. Элек-электән үк татар халкы Минзәлә театрының спектакльләренә яратып йөрде. Чөнки анда үз хезмәтләрен ихлас күңелдән яраткан, менә дигән талантлы актерлар эшли.
Театрыбызның юбилее уңаеннан язылды
Театр яктылыкка,
нурга илтә
Г.Тукай
“Зәңгәр шәлдән башланадыр,
Театрның юл башы.
Сабир Өметбаев салган
Театрга нигез ташын.
Үгез җигеп чаналарга,
Туңып-өшеп салкын бураннарда,
Тамашачы өчен җан атып,
Театр уйный артист салкын биналарда....
Шушы гомерләрдән бирле
Күпме сулар аккандыр?!
Узган гасырлардан мирас җыеп,
Яңа гасырларга күчкән театр!
Күпме артист – зур шәхесләр,
Уйнагандыр синең сәхнәдә?!
Һәрберсе уелып калынган,
Алар-тамашачы күңелендә.
Дөнья үзгәрә, син дә үзгәрәсең
Өлкән буынга яшьләр килә алмашка.
Ак сакаллы, абруйлы театр
Тырышасың беркайчан калышмаска!
Театр дөньясы – могҗиза!
Узган заманнарга барып кайтасың....
Күз алдыннан уза тарихыбыз,
Үзең дә шул тамашада катнашасың....
Горурлыгы Минзәләмнең –
Милли театры бар!
Чал тарихлы, ак сакаллы,
Бүген барлык котлаулар аңар!
Халкым күңелен яктыртып,
Маягы булып кал!
Раушания Гыймаева-Титова
Минзәлә, 26 нчы ноябрь 2016 ел