Театр турында

Сабир Өметбаев

исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

 

 

Театрны оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән

Сабир Гаделҗан улы Өметбаев бюсты



Беренче адымнарын Чистай шәһәрендә 1935 елда башлаган театр 1936 елда Минзәлә шәһәренә күчеп кайта һәм Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый.
Театрны оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес. Ул үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичубаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә. Инде Минзәләгә килгәч иҗади состав яңа көчләр: Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичубаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Мидхәт Рафиков, Нур Яһудин, Рәбига Трегуловлар белән тулылана. Артистлар шулай күбәеп, 30 кешедән арткач, өч труппага бүленеп, күбрәк халыкка – авыл халкына хезмәт күрсәтә.



Шулай итеп, сугышка кадәрге 5-6 елда, 1936- 1941 елларда театр 40 тан артык спектакль чыгара . Алар – Таҗи Гыйззәтнең “ Чаткылар”, Риза Ишморатның “ Гөлзадә”. Әнәс Камалның “ Туй”, Г.Мдиваниның “ Намус”ы һәм башкалар.

1939 елда театр Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз колхоз – совхоз театрлары фестивалендә Т.Гыйззәтнең “ Чаткылар”, Г.Камалның “ Беренче театр” ы белән катнашып Диплом һәм йөк автомашинасы белән бүләкләнә. Мондый зур уңыштан соң канатланып кайткач, иҗади состав диапазонын тагын да киңәйтеп рус һәм чит ил классикасы әсәрләрен сәхнәләштерә. Болар – Ф.Шиллерның “ Мәкер һәм мәхәббәт”, Н.Гогольнең “ Өйләнү”, А.Островскийның “ Гаепсездән гаеплеләр”. Биль – Белоцерковскийның “ Ай – сулдан”.

Барлык планнарны сугыш җимерә. Театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә.Әмма эш тукталмый. Репертурда күпчелек патриотик темага багышланган бер пәрдәлек әсәрләр, скетч, интермедияләр, концерт номерлары була. Бөтен авырлык хатын – кызлар җилкәсенә төшә. Алар үзләре сәхнә коралар, кирәк чакта ирләр булып спектакльдә уйныйлар.Аеруча оста ир – ат рольләрен башкаручылар – Хәдичә Сәлимова, Нурия Гыйззәтуллина, Нәзифә Гайнетдинова, Галия Юнысовалар. Ил халкы белән бергә театр да зур югалтулар кичерә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов,Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимовлар сугышта һәлак булалар.

Сугыштан соң иҗади составны тулыландыру максатыннан үзешчән сәнгатьтән , башка театрлардан, театр техникумыннан яңа көчләр килә. Алар - Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир, Әхмәдиша, Роза Җиһаншиннар, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров , Рәшит Мәрдеханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова.



1956 елда Мәскәүдән ГИТИСның режиссерлар факультетын бетереп Ю.Завадскийның шәкерте Мулланур Мостафин килә.

1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның “ Язылмаган законнар”(режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең “ Галиябану”( режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша.Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга “ РСФСРның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә.

"Мин солдат хатыны" спектакле, 1975 ел

1961 елда Ю.Әминовның “ Тамырлар” спектаклен уңышлы сәхнәләштергән өчен Сабир Өметбаевка республиканың Г.Тукай исемендәге Премиясе бирелә.

1967 – 1987 елларда иҗади составны инде тәҗрибә туплаган режиссер, ТАССРның атказанган сәнгатъэшлеклесе Мулланур Мостафин җитәкли.

Төрле елларда Минзәлә театрында куючы режиссер булып ТРның атказанган сәнгатъ эшлеклеләре Линар Садриев, Фаил Ибраһимов, режиссер Булат Бәдриевлар эшли. Танылган рәссамнары Рәүф Халиков, Кәшфи Камалетдинов, Аркадий Лохин, Михаил Чемодуров, Альфер Яһудиннар. Бүгенге көндә эшләүчеләр – куючы рәссам Салих Миңнегәрәев, рәссам- декоратор, ТРның атказанган культура работнигы Сергей Чемодуров.

60-70 нче елларда афишаларда яңа исемнәр күренә башлый, Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура – агарту училищесыннан яшьләр килә: Фәез һәм Илүсә Бәдриевлар, Ания һәм Мәүҗит Фәттаховлар, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина.

1969 ел Минзәлә театры тарихында яңа бер күтәрелеш чоры булып истә кала.Бу турыда коллективның Ленинград шәһәрендә зур уңыш белән барган гастрольләре сөйли. 1970 елда Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан республикаларына зур гастрольләр оештырыла. 70 тән артык спектакль куела,очрашулар, концертлар уза.

1970- 80 нче елларда артистлар составы зур үзгәрешләр кичерә. Күп кенә өлкән артистлар лаеклы ялга китә. Алмашка яшь буын килә: Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хамматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллиналар. Театр традицияләрен саклап, татар классикасы әсәрләре сәхнәләштерелә : К.Тинчуринның “ Зәңгәр шәл”, “ Ил”, А.Гыйләҗевның “ Өч аршин җир” һәм башкалар.

Минзәлә театры республиканың танылган драматург һәм композиторларының үзенчәлекле бер иҗади лабораториясе булып тора. Биредә драматурглар Юныс Әминов, Хәй Вахит, Сәет Шәкүров, Риза һәм Рәйсә Ишморатовлар, Габделхәй Сабитов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Мәсгутъ Имашев һәм башкалар иҗат итә.

1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла.










1992 елдан театрның директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәйхильевич Шәймәрданов.


Театр К.Тинчурин исемендәге республика фестиваленең 1994, 1995 елгы дипломнары, төрки халыкларының “ Нәүрүз” фестиваленең 1998 һәм 2002, 2005 елгы, Кама аръягы театрлары фестиваленең 2004, 2005 елгы Дипломнары белән бүләкләнгән.

Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен ТРның Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1996 елда театрга Сабир Өметбаев исеме, коллективка ТР Президентының Мактау Грамотасы бирелә.












Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясен бирү Комитеты һәм Министрлар Кабинетының № 76 11.02.2005 елгы карары нигезендә Гаяз Исхакый иҗатын киң пропагандалап “ Сөннәтче бабай” һәм “ Остазбикә” әсәрләрен сәхнәләштергән өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Муса Җәлил исемендәге Премиягә лаек булды.

2005/ 2006 иҗади сезонда театр Мәскәү, Казан, республиканың 41 районында, Башкортстанның Уфа шәһәрендә, Кушнаренко районында, Удмуртиянең Ижау, Сарапул шәһәрләрендә гастрольләрдә булды.

Мәскәүдә уздырылган кече шәһәр театрлары фестивалендә Гаяз Исхакыйның “ Сөннәтче бабай” (режиссер Ренат Әюпов) спектакле белән катнашып зур уңыш казанды һәм Россия Мәдәният Министрының Дипломы белән бүләкләнде.

    2009 елның 14-24 апрелендә театр Төркия Республикасының Конья шәһәрендә “Мең сулыш һәм бер тавыш” дип исемләнгән XI халыкара фестивальдә Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” драмасы белән катнашты.
      2010 елда Мәскәү шәһәрендә М.Галәүнең “Мөһаҗирләр”, Т.Миңнуллинның “Мулла” спектакльләре белән гастрольләрдә булды.
    Г. Исхакыйның әдәби мирасын пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен театр 2011 елда Татарстан Республикасының Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек булды.
    2010, 2011 елларда театр Халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә, дәүләт театр Сабантуенда һәм Т.Миңнуллинның “Мулла” спектакле белән Т.Миңнуллинның юбилеена багышланган фестивальдә катнашты.
    2010, 2011 елларда театр Түбән Тагил, Екатеринбург, Киров, Ханты-Мансийск шәһәрләренә, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләренә, Башкортстан һәм Татарстан республикаларына гастрольләр белән чыкты.
     2011 елда декабрь аенда театр 75 еллык юбилеен үткәрде.
     2012 елда театр “Һөнәр” IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” спектакле белән катнашты.
    2012 елның 20 декабрендә Минзәлә шәһәрендә, театр каршында шушы данлыклы театрга нигез салучы, аның беренче режиссеры, директоры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Өметбаевка бюст – һәйкәл кую тантанасы булды.
    2013 елның 22 мартында театрның директоры Роберт Шәймәрдановка 50-яшьлек юбилее кичәсендә Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.
   2013 елның 25 мартында Республиканың «Хәйрияче - 2012 ел» конкурсында күпсанлы хәйриячелек эшләре өчен театр диплом белән бүләкләнде. Дипломны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Председателе Мөхәмәтшин Ф.Х. тапшырды.
    2013 елның 7 июнь көнендә Минзәлә театры Төрки халыкларның ХI халыкара “Нәүрүз” театр фестивалендә Түнҗәр Җуҗәноглуның “Ташкын” спектакле белән катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде.
   2013 елның 18 октябрендә 78 нче театраль сезон ачу тантанасында Илһамия Кичубаевага Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.

   2014 елның 24 февралендә Чиләбе шәһәренең “Новый Художественный театр” үткәргән “СELoBEK ТЕАТРА”  кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль-лабораториясендә Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” драмасы (режиссеры Д.Самерханов) белән катнашып Лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

   РФ Президенты В.В.Путинның 2014 елның 2 май №290 указы нигезендә хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II  дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.

     2015 елның апрель аенда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Башкортостан Республикасының Бишбүләк, Бәләбәй, Бакалы районнарында Ренат Харисның «Күзләреңнән үбеп…» спектакльле белән гастрольләрдә булдылар. Герой – шагыйрь Фәтих Кәримгә багышлап язылган «Күзләреңнән үбеп…» әсәре шагыйрьнең туган авылы – Бишбүләк районы Ает авылында да уйналды.

     2015 елның сентя¬брь аенда Ялта шәһәрендә узган «Театр. Чехов. Ялта» дип исемләнгән VII халыкара театр сәнгате фестивалендә Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре белән чыгыш ясап безнең театр «Самими хисләр һәм жанр чис¬талыгы» номинациясендә бүләкләнде. Лауреат дипломын һәм «Бәллүр Фронтон» призын Россиянең халык артисты, ГИТИС профессоры Олег Марусев тапшырды.

    2015 елның 6 октябрьдә театр Казанда, Г.Камал исемендәге Академия театрында Т.Миңнуллин исемендәге фестиваль кысаларында Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Мулла” драмасы белән чыгыш ясый.

     2015 елның 8 – 13 октябрьендә ТӨРЕКСОЙ Халыкара оешмасы уздырган “2015 елда Мары – төрки дөньяның башкаласы” дигән форум-фестивальдә Т. Җүҗәноглының “Ташкын” спектакле белән катнашты. С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Р. Ш.Шәймәрдановка ТӨРЕКСОЙның генераль секретаре Дусанбай Касеинов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

2015 елда Рәсәй Федерациясендә игълан ителгән «Әдәбият елы» кысаларында театр бөек рус язучысы Ф. М. Достоевский иҗатына “Абзыйның төше” - «Дядюшкин сон» (М. Кнебель, П. Маркова инсценировкасы) һәм Ирландия язучысы О. Уайльдның шул исемдәге әсәре буенча куелган «Йолдыз малай» - “Мальчик Звезда” спектакльләрен сәхнәгә куйды.
 
2016 елда Г.Тукай тууына 130 ел тулуга "Тапкыр Кәҗә турында әкият"курчак спектакле премьерасы булды, ул  Татарстан Республикасының "Тантана" театраль премиясендә “Елның иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук 2016 елда  А. Коровкинның "Түтиләр"комедиясенең, К. Тинчуринның "Каракүз" музыкаль легендасының премьералары булды.  2017 елда Хөсәин Җәвитнең “Иблис”, А.Островскийның “Яшенле яңгыр” спектакльләре сәхнәгә куелды. Әзербайҗан классигы Хөсәин Җәвитнең "Иблис" трагедиясе Татарстан Республикасының "Тантана" театраль премиясенең " Ел вакыйгасы "номинациясендә җиңүче булды.
 
2018 елның июнендә Х.Җәвитнең "Иблис" трагедиясе Новороссийск шәһәрендә узган “Кече шәһәр театрлары” XVI фестивалендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Иблис ролен башкаручы Рөстәм Зиннуров «Өмет» номинациясендә җиңү яулады. “Иблис" спектакле шулай ук 2018 елның сентябрендә Казахстан Республикасының Актау шәһәрендә уздырылган II Халыкара Каспий буе илләре фестивалендә катнашты.
 
2018 елның мартында Минзәлә театрында иң кечкенәләр өчен бэби - театр барлыкка килде. 2018 елның мартында “Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр”, 2019 елның мартында Абдулла Алиш әкиятләре буенча куелган “Койрыклар” бэби-спектакльләре куелды. Ике спектакльнең дә режиссеры-Алмаз Садриев.
 
2017 елдан башлап Минзәлә театры «Россиянең кече шәһәр театрлары" федераль программасында катнаша. Әлеге программа ярдәмендә иң танылган режиссерларны чакырырга һәм иң кыю куелышлы спектакльләрне гамәлгә ашырырга мөмкинлек туды. Әзербайҗан классигы Х.Җәвитнең "Иблис", рус классигы А. Островскийның "Яшенле яңгыр", К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар", рус классигы Н. Гогольнең “Ревизор”, М.Башкировның “Салкын Кын” кебек спектакльләренең премьерлары булды. Дөньякүләм танылган якут режиссеры Сергей Потапов Минзәлә театрында ике спектакль – "Иблис "һәм"Салкын Кын", калмык режиссеры Баатр Колаев "Сүнгән йолдызлар", башкорт режиссеры Зиннур Сөләйманов "Яшенле яңгыр" һәм “Ревизор” спектакльләрен чыгардылар. Театр труппасының үз потенциалын ачу һәм спектакльләрне югары дәрәҗәдә чыгару мөмкинлеге булды.2018 ел нәтиҗәләре буенча Республиканың “Тантана” театраль премиясе М.Башкировның “Салкын Кын” трагедиясендә Куаныч роле өчен артист Язилә Ильясовага “Дебют “номинациясендә бирелде.
 
83 елдан артык авыр, әмма бәхетле тормыш дәверендә Минзәлә театры үзенең тамашачысының рухи тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, зур уңышларга һәм танылуга иреште. Бүген дә театр шулай ук юлда, хәрәкәттә, тамашачыларны шатландыра. Минзәлә театры – Республикада  иң күп гастрольләр дә йөрүче театрларның берсе, гастрольләрнең географиясе Россия буенча һәм аннан читтә бик киң. Шул ук вакытта театр елына 5-6 премьера чыгара.
  • Премьералар
  • У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+

    Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз...

  • Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+

    Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый.

  • Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+

    Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.

  • Дуслар
  • Сораштыру